Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Совет утырышы

24 февральдә икенче чакырылыш Аксубай муниципаль районы вәкаләтле органының унберенче утырышы үтте. Көн тәртибенә кертелгән «2011 елда районда закон һәм хокук тәртибен саклау буенча эш йомгаклары турында»гы беренче мәсьәлә буенча Россия МВД ның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы С.Сафин чыгыш ясады. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда район прокуроры И. Хәйруллин...

24 февральдә икенче чакырылыш Аксубай муниципаль районы вәкаләтле органының унберенче утырышы үтте.


Көн тәртибенә кертелгән «2011 елда районда закон һәм хокук тәртибен саклау буенча эш йомгаклары турында»гы беренче мәсьәлә буенча Россия МВД ның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы С.Сафин чыгыш ясады. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда район прокуроры И. Хәйруллин һәм район Советы депутаты Ф.Баймөхәммәтов катнашты: «Даими нигездә муниципаль вазифа биләгән затларга акчалата бүләкләү, Аксубай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт окладлары, айлык акчалата түләүләр күләмен билгеләү һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе турында» гы икенче мәсьәлә буенча районның финанс бюджет палатасы рәисе Анатолий Горбуновка сүз бирелде.
Шулай ук «Террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау һәм шулай ук 2012-2014 елларда район территориясендә террорчылык һәм экстремизмның пәйда булу нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм ликвидацияләү буенча программасы», «Аксубай муниципаль район казнасы мөлкәте турында»гы, «Муниципаль районның муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру тәртибе турында»гы, «Дәүләт һәм Аксубай муниципаль районы милкендә булган җир участокларын тәкъдим итү тәртибе турында»гы мәсьәләләр дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аксубай муниципаль районы вәкаләтле орган