Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин Аксубай районында булып китте

Бәйрәм көннәре алдыннан Аксубай районында РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин булып китте. Фатыйх Сәүбәнович район башлыгы Камил Гилманов белән бергә район үзәген карап үттеләр. Депутат бистәне төзекләндерүгә югары бәя бирде. Үзәк мәйданда, спорт, балалар мәйданчыкларында, паркта булды. Алар шулай ук бассейн, балалар бакчасы төзелеше, йортларны ремонтлау эшләре алып барылган...

Бәйрәм көннәре алдыннан Аксубай районында РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин булып китте.


Фатыйх Сәүбәнович район башлыгы Камил Гилманов белән бергә район үзәген карап үттеләр.

Депутат бистәне төзекләндерүгә югары бәя бирде. Үзәк мәйданда, спорт, балалар мәйданчыкларында, паркта булды. Алар шулай ук бассейн, балалар бакчасы төзелеше, йортларны ремонтлау эшләре алып барылган төзелеш мәйданнарын да карап чыктылар.

Төзелеш объектларында булганда депутат һәм район башлыгы халык белән очраштылар, аксубайлыларның һәр тәкъдим-үтенече депутат Фатыйх Сибагатуллин һәм район башлыгы Камил Гилманов тарафыннан теркәлде һәм игътибарга алынды.

Депутат кыска вакытлы сәфәре вакытында район кырларында булырга да өлгерде, чәчү кампаниясе барышы белән кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев