Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Район Советы утырышы

Район хакимиятенең утырышлар залында Аксубай муниципаль район Советының унбишенче утырышы булып үтте. Утырышны Совет рәисе, Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов ачты. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде. "2013-2016 елларга Аксубай муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалауның комплекслы программасы турында"гы беренче мәсьәлә буенча башкарма комитет җитәкчесе Николай Становов чыгыш ясады. Аксубай муниципаль...

Район хакимиятенең утырышлар залында Аксубай муниципаль район Советының унбишенче утырышы булып үтте.


Утырышны Совет рәисе, Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов ачты. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде.
"2013-2016 елларга Аксубай муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалауның комплекслы программасы турында"гы беренче мәсьәлә буенча башкарма комитет җитәкчесе Николай Становов чыгыш ясады. Аксубай муниципаль район Советының 08.12. 2011 елдан үз көченә кергән "2012-2014 елларга Аксубай муниципаль районының ришвәтчелеккә каршы комплекслы программасы турында"гы 73 нче номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында"гы мәсьәлә буенча район башлыгының ришвәтчелеккә каршы чаралар буенча урынбасары Эльмира Крайнова чыгышы тыңланды.
Аксубай муниципаль районының 08.12. 2011 елда кабул ителгән "2012 елга, 2013 һәм 2014 елларның план чорына Аксубай муниципаль районы бюджеты турында"гы 70 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"гы һәм шулай ук "2013 елга, 2014 һәм 2015 елларның план чорына физик затлар кеременә салынган салымнан Аксубай муниципаль район бюджетына өстәмә норматив исәпләүләр тәэминаты бюджетын тигезләштерүгә дотация алмашуы килешүе турында"гы мәсьәләләр буенча, шулай ук Аксубай муниципаль район Советының 29.09.2011 елдан гамәлгә кергән "Даими нигездә муниципаль урын биләгән затларга акчалата бүләкләүләр, Аксубай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи хезмәт хакларын, айлык һәм башка өстәмә түләүләр күләмен билгеләү һәм аларны гамәлгә ашыру турында"гы 59 нчы номерлы карары һәм "20.11.2008 елда кабул ителгән аерым төр эшчәнлек өчен табышка салынган бердәм салым сыйфатында салым салу системасын тормышка ашыру турында"гы 187 нче номерлы Положениене раслау турында"гы бишенче, алтынчы мәсьәләләр буенча Аксубай муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Анатолий Горбунов чыгыш ясады.
Аксубай муниципаль рай он территориясендә 18.07.2011 елда кабул ителгән "Аерым юридик затлар тарафыннан товарлар сатып алу, эш, хезмәт турында"гы 223 нче номерлы федераль законны куллану турында"гы мәсьәлә буенча район башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Резидә Әхмәтҗанова чыгыш ясады. "Кеше һәм граҗданинның конституцион хокукларын һәм иреген яклау һәм үтәүне тәэмин итү буенча эшләр турында"гы мәсьәлә буенча РФ МВДның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафин чыгышы тыңланды.
Совет утырышында тикшерелгән барлык мәсьәләләр дә депутатлар тарафыннан хупланды һәм аларга кагылышлы тиешле карарлар бертавыштан кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев