Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Район Советы утырышы

Үткән атнада Аксубай муниципаль район Советының чираттагы уналтынчы утырышы булды. Утырышны Совет рәисе, Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов ачты. Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә кертелде. «2012 елга ТР Аксубай муниципаль районының социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2013 план елына үсеш перспективалары турында»гы беренче мәсьәлә буенча башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев...

Үткән атнада Аксубай муниципаль район Советының чираттагы уналтынчы утырышы булды.


Утырышны Совет рәисе, Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов ачты.
Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә кертелде.
«2012 елга ТР Аксубай муниципаль районының социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2013 план елына үсеш перспективалары турында»гы беренче мәсьәлә буенча башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев чыгыш ясады.
«2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның план чорына Аксубай муниципаль районы бюджеты турында»гы икенче мәсьәлә белән Финанс бюджет палатасы рәисе Анатолий Горбунов таныштырды.
Өченче мәсьәлә ТР Аксубай муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертүгә кагылды, аның буенча башкарма комитетның юридик бүлеге начальнигы Марат Габдрахманов чыгышы тыңланды. Аксубай районының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Светлана Крайнова «Аксубай муниципаль районы милкендә булган мөлкәтне арендага тапшыру тәртибе турында» сөйләде.
Совет утырышында тикшерелгән барлык мәсьәләләр дә депутлар тарафыннан расланды.
Совет утырышы материаллары белән Аксубай муниципаль районының httr/ aksubayevo. tatarstan. ru. сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев