Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Пенсионерлар лаеклы ялда да тик ятмыйлар

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә бу юлы Аксубайның иң актив ханымнары ял итте. Ә инде Галина Киселева белән Әлфия Рәхмәтуллина ял итүчеләр бу сменаны озакка истә калдырсыннар өчен тырышлыкларын куйдылар. -Бу төркем бездә дүртенче тапкыр ял итә,-дип сөйли социаль тернәкләндерү бүлеге начальнигы Елена Охотникова. -Мондый кешеләр белән эшләве дә җиңел....

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә бу юлы Аксубайның иң актив ханымнары ял итте.


Ә инде Галина Киселева белән Әлфия Рәхмәтуллина ял итүчеләр бу сменаны озакка истә калдырсыннар өчен тырышлыкларын куйдылар.
-Бу төркем бездә дүртенче тапкыр ял итә,-дип сөйли социаль тернәкләндерү бүлеге начальнигы Елена Охотникова. -Мондый кешеләр белән эшләве дә җиңел. Алар көнне башны эшләтүдән башлыйлар: район үзәге урамнары исемнәрен, безнең якта үскән гөмбәләр атамасын искә төшерәләр, башка төрле сораулар әзерләп куялар. Аннан соң чаралар планын төзиләр һәм әзерләнә башлыйлар.
-Ике атна дәвамында без күп кенә кызыклы кешеләр белән аралаштык, музейда, күргәзмәләрдә булдык, бәйгеләр һәм тематик көннәр үткәрдек,-дип сөйли Галина Киселева. ЦСОНга китапханә хезмәткәрләре, дин әһелләре дә килде. Бу заезд Аналар көненә багышланган чара белән тәмамланды.
-Аналар көне аналарның фидакарь хезмәтен һәм балалары өчен корбан булырга да әзер булуларын гәүдәләндерә,-дигән сүзләр белән башлады бәйрәмне Наталья Хәйруллина. - Гомер-гомергә һәркем өчен дә әни иң изге, иң бөек кеше.
Кызганыч, тик ял итүче күп кешеләрнең әниләре исән түгел шул инде. Нина Ивановна, мәсәлән, илле яшендә әнисен югалта. Ул гомере буена социаль үзәктә эшләгән, барлык игътибарын мохтаҗларга биргән. Гомумән, бәйрәм бик тә кызыклы үтте.
Ольга Макарова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев