Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

"Мин татарча сөйләшәм" бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыелды

Бирегә килгән төрле яшьтәге кешеләр татар телен яратуларын, аралашу-күрешү өчен килүләрен әйтте.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Кичә Бауман урамында узган "Мин татарча сөйләшәм" бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыелды. Бирегә килгән төрле яшьтәге кешеләр татар телен яратуларын, аралашу-күрешү өчен килүләрен әйтте. Тамашачылар арасында “Татар-информ” хәбәрчесе дә булды.

Казан Федераль Университетының беренче курс студенты рус кызы Мария Двинских чарага татар телен яратканга килүен әйтте. “Мин татар телен бик яратам, бу чарага килми кала алмадым. Мин татар җырларын татар телендә бик яратып башкарам. Белем алган мәктәбемдә укытучыларның күбесе татарлар иде. Шуңа мин артык хикмәтле татар сүзләрен аңламасам да, күп очракта кешенең нәрсә сөйләгәнен һәм нәрсә әйтергә теләгәнен бик җиңел аңлыйм. Тугызынчы класста татар теленнән имтихан биргәндә, мин әлеге телне аңлый да идем, татар телендә бик әйбәт итеп сөйләшә дә, яза да, укый да белә идем. Татар теленнән имтиханны бишлегә бирдем. Хәзер инде, ул телдә сирәк сөйләшкәч, татар теле онытыла. Татарларның киң таралган “Чыктым аркылы күпер” әйтемен мәктәп елларыннан ук бик әйбәт беләм. Татар телен бик ярата идем, хәзер дә бик яратам мин ул телне. Яратканга 6 яшьтән үк мавыгып өйрәнгәнмендер инде. Мин тел өйрәнү мәсьәләсендә милләт ничектер комачаулый ала дип санамыйм. Бүген минем танышым Зәринә Вильданова концертта чыгыш ясый. Аны карап, аңа көч һәм дәрт биреп торасым килә”, - диде Мария Двинских.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев