Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Мактауга лаек

Аксубай янгын сагы гарнизоны начальнигы мактаулы коткаручы Әхтәм Насретдинов берьюлы ике бүләккә лаек булды. Россия Федерациясенең гражданнар оборонасы гадәттән тыш хәлләр һәм стихия бәлаләре нәтиҗәләрен ликвидацияләү эшләре буенча министры, генерал-лейтенат Владимир Пучков боерыгы белән Россия МЧС системасын үстерү һәм аның уңышлы эшләп килүен тәэмин итү эшенә керткән хезмәт өлеше, аварияләр,...

Аксубай янгын сагы гарнизоны начальнигы мактаулы коткаручы Әхтәм Насретдинов берьюлы ике бүләккә лаек булды.


Россия Федерациясенең гражданнар оборонасы гадәттән тыш хәлләр һәм стихия бәлаләре нәтиҗәләрен ликвидацияләү эшләре буенча министры, генерал-лейтенат Владимир Пучков боерыгы белән Россия МЧС системасын үстерү һәм аның уңышлы эшләп килүен тәэмин итү эшенә керткән хезмәт өлеше, аварияләр, катастрофалар һәм стихия бәлалары нәтиҗәләрен кисәтү һәм бетерүгә бәйле бурычларны яхшы үтәве, озак еллар гражданнар оборонасы эшенә хезмәт иткәне өчен Насретдинов Әхтәм Шәйдулла улы «Россия МЧС ның мактаулы билгесе» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
ТР ГО һәм ЧС эшләре буенча министр исеменнән ТР буенча Россия МЧС ГУ начальнигы Рәфис Хәбибуллин тапшырган Россия МЧС ның «Маршал Василий Чуйков» медале-Әхтәм Насретдиновның икенче бүләге булды. Аксубай янгын сагы гарнизоны начальнигына әлеге лаеклы бүләкләр ТР буенча Россия МЧС ның Баш идарәсе коллегиясендә тапшырылды.
Искә төшереп үтәбез, Әхтәм Шәйдуллович әлеге постта 22 елдан бирле хезмәт куя. Ул җитәкләгән еллар эчендә кечкенә деподан һәм ике янгын сүндерү машинасыннан торган янгын часте базасы аның тырышлыгы белән үрнәк бүлекчә дәрәҗәсенә күтәрелде. Бина төзелде, автомашиналар паркы тулылана-бүгенге көндә районда унбиш берәмлек янгын сүндерү техникасы бар (болар стандарт янгын сүндерү машиналары һәм янгын сүндерүгә җиһазландырылган машиналар), районның авыл җирлекләрендә 8 ДПО эшләп килә. Әмма район халкы Әхтәм Насретдиновны кешелекле сыйфатлары, намуслы һәм гадел, тәртипле һәм принципиаль булганы, бәла булган җиргә беренче булып ярдәмгә килергә әзер торганы өчен хөрмәт итә. Районда янгын яки башка гадәттән тыш хәл килеп чыкканда әлеге урынга беренчеләрдән булып янгын часте начальнигы үзе килеп җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев