Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Кыр капкасы – басу капкасы

6 июнь көнне Яңа Дума авылы халкы кыр капкасы ачу тантанасына җыелдылар. Бәйрәмдә район башлыгы Камил Гилманов, «ТАТЕХ» ЯАҖ гендиректоры Ирек Хәйруллин, Дума ДДНГ җитәкчесе Юрий Ильин, "Пакер Бис" хезмәткәрләре, авылны сагынып, үз итеп кайткан моннан кырык ел элек Дума мәктәбен тәмамлаган сыйныфташлар катнашты. Яңа Дума борынгы авыллардан санала. Ерак...

6 июнь көнне Яңа Дума авылы халкы кыр капкасы ачу тантанасына җыелдылар.


Бәйрәмдә район башлыгы Камил Гилманов, «ТАТЕХ» ЯАҖ гендиректоры Ирек Хәйруллин, Дума ДДНГ җитәкчесе Юрий Ильин, "Пакер Бис" хезмәткәрләре, авылны сагынып, үз итеп кайткан моннан кырык ел элек Дума мәктәбен тәмамлаган сыйныфташлар катнашты.
Яңа Дума борынгы авыллардан санала. Ерак бабаларыбыз бирегә килеп, нигез корып утырган урында инде хәзерге буын яшәеше дәвам итә. Авылыбыз табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан. Ата-бабалардан сакланып килгән дини йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап гомер итәбез без.

Көмеш сулары тәнгә көч, йөрәккә шифа биреп торучы "Кара чишмә"безнең яңадан челтерәп торуына сөенеп туя алмыйбыз. Бу сүнеп барган чишмәбезне төзекләндерүдә күп көч куйган район башлыгы Камил Камалович һәм «ТАТЕХ» нефтьчеләренә зур рәхмәтебезне ирештерәбез. Күккә ашкан наратлыгыбыз белән дә горурланабыз. Анда безнең яшьлек эзләре, әби-бабаларыбызның шул наратлык мәйданында намаз укып, дога кылулары якты истәлек булып күңелләрдә саклана. Аларның моңлы итеп Коръән сүрәләре укулары хәзер дә ишетелеп тора сыман. Кара алтын табучы нефтьчеләребез, иген иккән халкыбыз белән дә чиксез горурланабыз.

Менә кыр капкасын ачу мизгеле дә килеп җитте. Әйе, бер карасаң гади генә төзелгән басу капкасы. Менә ул, киң колачын җәеп, кыйбла ягына юнәлгән. Аның аша Бисмиллаңны әйтеп үткәндә ниндидер бер серле көч сизгәндәй буласың. Капкаларның хезмәте катлаулы. Еллар барышында күпме юлаучыны каршы алып озатып калган ул. Бөек Ватан сугышы башлану белән, Яңа Дума авылының 350 ир-егете яуга шул капка аша чыгып киткән. Аларны якыннары күз яшләрен яшерә-яшерә озатып калган. Шуларның 150 сенә исән-имин әйләнеп кайту бәхете татыган.

Һәр елны авылдашлар сагынып, күрешүләр өмет итеп, Сабантуйга кайталар. Быел инде аларны кыр-капка колач җәеп каршы алды.
Туган авылыбыз мәктәбен тәмамлаган яшь егетләр һәм кызлар быел да, гыйлем өстәргә дип, шул капкадан чыгып китәрләр. Кайчандыр авылыбыздан киткән, авылыбызга мөмкин булганча ярдәм кулы сузган Габдулла, Якуб, Фаик, Фоат Мостафиннар, Вазыйх, Зөфәр Сабировлар, Зәки Низамов, Минфаик Вафин, Илгиз Гафиятов, Фәнис Хәбибуллин, Вилдан Мотыйгуллин, Луиза Гыйлязиева һәм башка бик күп авылдашлар киртәләрдән генә ясалган кыр капкадан чыгып киткәннәрдер. Авылыбызны ташламый гына зур хезмәт куйган Нәҗип Думави, Сөләйман Гиматов, Нәсрулла Ногъманов, Рифнур Гафиятов, Гобәйдулла, Шакир Гыйззәтовлар, Җиһанша бабай һәм башка бик күпләр шул элеккеге басу капкасыннан йөргәннәр бит.

Яңа капка озын гомерле булыр дип уйлыйбыз, чөнки район башлыгы Камил Камаловичтан рөхсәт алып, «ТАТЕХ» директоры Ирек Хәйруллин белән уртак тел табып, финанс ягыннан ярдәм алып, хәер-фатыйха белән эшләнгән эш бу. Шуңа бәйле аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.

"Пакер Бис" хезмәткәрләре башкарган хезмәт тә бәя биреп бетергесез. Быел авыл мәдәният йорты да төзекләндерелде. Бу эшне башкаруда «ТАТЕХ» гендиректоры Ирек Хәйруллин зур булышлык күрсәтте.
Авылыбызның басу-кыр капкасы һәрвакытта да шатлыклы, сөенечле очрашулар, хәерле хушлашулар, кабат кавышулар урыны булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев