Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Күңелне күтәреп торсын

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең татарстан төбәк бүлеге Татарстан халкына мөрәҗәгать итә. Хөрмәтле татарстанлылар! Туган республикага мәхәббәт - ул аны төзек һәм уңайлы итеп күрү. Татарстан - безнең уртак йортыбыз һәм безнең һәрберебез аның чиста һәм уңайлы булуын тели. Алда безне бәйрәмнәр көтә - яз һәм хезмәт көне, Бөек Җиңүнең...

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең татарстан төбәк бүлеге Татарстан халкына мөрәҗәгать итә.


Хөрмәтле татарстанлылар! Туган республикага мәхәббәт - ул аны төзек һәм уңайлы итеп күрү. Татарстан - безнең уртак йортыбыз һәм безнең һәрберебез аның чиста һәм уңайлы булуын тели. Алда безне бәйрәмнәр көтә - яз һәм хезмәт көне, Бөек Җиңүнең 67 еллыгы якынлаша. Май бәйрәмнәрен лаеклы каршылыйк - урамнар якты, скверлар һәм ишегаллары чиста булсын.
«Бердәм Россия» Партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси һәм иҗтимагый оешмаларга, предприятиеләр һәм учреждениеләр коллективларына, мәктәп укучыларына һәм студентларга, әлеге эшкә үзләреннән өлеш кертергә теләгән барлык республика халкына мөрәҗәгать итә - әйдәгез, скверларга, паркларга, подъездларга хуҗаларча якын килик, гомумреспублика язгы санитария айлыгында һәм 28 апрельдә төзекләндерү буенча үтәчәк шимбә өмәсендә актив катнашыйк!
Өлкәннәр белән янәшәдә балаларның да хезмәт куюы шулай ук мөһим. Әйдәгез, яшь буында үзеңнең ишегалдың, урамың турында кайгырту кебек гади гамәлләр аша үзең туып үскән авылга, туган төбәккә, Ватанга карата мәхәббәт башлануын ачык мисал итеп күрсәтик. Шимбә өмәләре үткәргәндә хәрби дан урыннарына, мемориаль каберлекләр, обелиск һәм һәйкәлләргә зур игътибар бирергә кирәк.
Бердәм көч белән без үзебез яшәгән йорт, урам, авыл, шәһәрне тагын да чистарак һәм уңайлырак итик. Татарстан табигатенең кабатланмас гүзәллеге, туган җирнең күркәмлеге Татарстанда яшәүчеләрнең генә түгел, республикага килгән кунакларның да күзләрен иркәләп, күңелләрен күтәрерлек итү өчен без барысын да эшләячәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Бердәм Россия»