Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Кабат–индексация турында

2012 елның 1 апреленнән хезмәт пенсияләре, шул исәптән югары күләмдә сакланганнары да, картлык буенча, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча билгеләнгән хезмәт пенсияләренең иминият өлеше 1,0341 күләмендә өстәмә арту коэффициентын исәпкә алып билгеләнә. Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк, аларның теркәлгән база күләмен исәпкә алмыйча билгеләнгән иминият өлешенә теркәлгән база күләме аерым...

2012 елның 1 апреленнән хезмәт пенсияләре, шул исәптән югары күләмдә сакланганнары да, картлык буенча, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча билгеләнгән хезмәт пенсияләренең иминият өлеше 1,0341 күләмендә өстәмә арту коэффициентын исәпкә алып билгеләнә.


Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк, аларның теркәлгән база күләмен исәпкә алмыйча билгеләнгән иминият өлешенә теркәлгән база күләме аерым индексацияләнә. Социаль пенсияләр 1,141гә тигез индексация коэффициентын исәпкә алып яңа күләмдә билгеләнә.
Дәүләт пенсия тәэминаты буенча билгеләнгән, шул исәптән югары күләмдә сакланган пенсияләр күләме дә артачак.
Ә менә Россия Федерациясе Президентының 2005 елның 30 мартыннан кабул ителгән "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә бәйле РФның кайбер категория гражданнарының матди хәлен яхшырту буенча чаралар турында"гы 363 нче номерлы Боерыгына һәм РФ Президентының 2005 елның 1 августыннан үз көченә кергән "Производствода имгәнү алу нәтиҗәсендә инвалидлык алган кешеләрнең матди хәлен яхшырту буенча чаралар турында"гы Боерыгына нигезләнеп аерым категория гражданнарга билгеләнгән түләүләр;
1 нче төркем инвалидны, 18 яшькәчә инвалид бала тәрбияләүне гамәлгә ашырган эшкә сәләтле эшләмәүче гражданнарга түләнгән 1200 сум күләмендәге компенсация түләүләре;
Дәвалау учреждениесе нәтиҗәләре буенча даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбияләгән өчен яки 80 яшькә җиткән өлкәннәргә билгеләнгән түләүләр күләменең артуы каралмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев