Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

К А Р А Р

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль район советының «Өч һәм күбрәк баласы булган гражданнарга бүлеп бирелә торган җир участокларының чикләүле (муниципаль һәм минималь) күләмен билгеләү турында»гы К А Р А Р Татарстан Республикасының 2011 елның 18 ноябреннән кабул ителгән «Татарстан Республикасының Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы № 90-3 РТ Законы үтәлешен гамәлгә...

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль район советының
«Өч һәм күбрәк баласы булган гражданнарга бүлеп бирелә торган җир участокларының чикләүле (муниципаль һәм минималь) күләмен билгеләү турында»гы
К А Р А Р

Татарстан Республикасының 2011 елның 18 ноябреннән кабул ителгән «Татарстан Республикасының Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы № 90-3 РТ Законы үтәлешен гамәлгә ашырып, Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 маддәсе 3 өлешенә нигезләнеп, Аксубай муниципаль районы карар кылды:
1. Өч һәм күбрәк баласы булган гражданнарга бүлеп бирелә торган җир участокларының чикләүле (максималь һәм минималь) күләмен билгеләргә:
а) Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе торак пунктында шәхси торак төзү өчен объектлар урнаштыру урыннарын сатулашусыз һәм алдан килешүләрсез 0,06 гектардан алып 0,15 гектарга кадәр мәйданда.
б) авыл җирлекләре торак пунктларында шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен объектлар урнаштыру урыннарын сатулашусыз һәм алдан килешүләрсез 0,06 гектардан алып 0,20 гектарга кадәр мәйданда;
в) элек бирелгән җир участогында урнашкан торак йорт алар милкендә булганда, әлеге җир участогы Федераль закон нигезендә шәхси милеккә бирелә алмый икән, әлеге очракта ул элек тәкъдим ителгән җир участогы күләмендә бирелә, әмма:
-шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә шәхси торак төзү өчен 0,15 гектардан;
-авыл җирлекләре торак пунктларында шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен 0,20 гектардан да күп түгел.
г) шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә бакчачылык өчен объектлар урнаштыру урыннарын сатулашусыз һәм алдан килешүләрсез 0,06 гектар мәйданда.
2. Гамәлдәге карар 2011 елның 26 декабреннән үз көченә керде.
3. Әлеге карарны Аксубай муниципаль районның http://aksubayevo.tatar.ru рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Карар үтәлешен контрольләүне Аксубай муниципаль районы Милек һәм жир мөнәсәбәтләре палатасы рәисенә йөкләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аксубай муниципаль район Советы