Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Интернетта аралашабыз

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе гражданнарга яңа «Интернет челтәрен файдаланып видео-кабул итү» хезмәтен тәкъдим итә. Шулай итеп, теләсә кайсы гражданин видео кабул итүдә катнаша һәм идарә эшчәнлеге белән бәйле сораулар бирә ала. Мисалга, дәүләт җир контроленә кагылышлы сорауларга һәр атнаның сишәмбе көнендә Идарә җитәкчесе урынбасары Костин Артем Петрович; һәр пәнҗешәмбе...

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе гражданнарга яңа «Интернет челтәрен файдаланып видео-кабул итү» хезмәтен тәкъдим итә.

Шулай итеп, теләсә кайсы гражданин видео кабул итүдә катнаша һәм идарә эшчәнлеге белән бәйле сораулар бирә ала. Мисалга, дәүләт җир контроленә кагылышлы сорауларга һәр атнаның сишәмбе көнендә Идарә җитәкчесе урынбасары Костин Артем Петрович; һәр пәнҗешәмбе көнне милекчелеккә хокук дәүләт регистрациясе турындагы сорауларга Идарә җитәкчесе урынбасары Хәйретдинов Альберт Марат улы җавап бирә. Видео-кабул итү вакыты 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
Видеобәйләнеш бушлай Sкуре коммуникацион программасы буенча гамәлгә аша. Видеоэлемтә ярдәмендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе җитәкчелеге белән элемтәгә керү өчен әлеге программаны көйләп Sкуре челтәренә теркәлергә генә кирәк. Сезнең компьютерыгызда микрофон һәм веб-камера булуы мөһим. Программаны кабызгач «Яңа контакт» исемлегендә «Контакты» менюсын сайлагыз да, rosreestr. tatarctan дип кертегез һәм «Найти» кнопкасына басыгыз. Астагы рәттә исемлек пәйда була, шуннан үзегезгә кирәклесен сайлап алыгыз һәм «Добавить» кнопкасына басыгыз.
Видео-кабул итүдә катнашучыларның һәркайсына катнашу өчен гариза бирергә кирәк. Гариза rosreestrtо16@mail.ru. электрон адресына җибәрелә. Гаризада сезнең тулы исем фамилиягез, Sкуре логины, телефон (өй һәм кәрәзле) номеры, е- mail (электрон адрес) һәм бирергә теләгән соравыгыз языла.
Шулай ук гаризаны 8(843)533-24-27 (Костин А.П. өчен) һәм 533-24-25 телефоны, 533-25-55 факсы буенча (Хәйретдинов А.М. өчен) да биреп була.
Пресс-хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев