Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Җиңүнең 70 еллыгына әзер булачакбыз

Районда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә хәзерләнү буенча оештыру комитетының утырышы булып үтте. Анда район җитәкчелеге, Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Жәлалетдинов катнашты. Совет бинасында икенче бөтендөнья сугышы барган урыннардан табылган һәм аның белән бәйле булган экспонатлар урын алган иде, аларны "Ориент" эзләнү отряды вәкилләре һәм Емелькино...

Районда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә хәзерләнү буенча оештыру комитетының утырышы булып үтте.


Анда район җитәкчелеге, Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Жәлалетдинов катнашты.
Совет бинасында икенче бөтендөнья сугышы барган урыннардан табылган һәм аның белән бәйле булган экспонатлар урын алган иде, аларны "Ориент" эзләнү отряды вәкилләре һәм Емелькино урта мәктәбе укучылары тәкъдим итте.


Оештыру комитеты алдында чыгыш ясап, район башлыгы Камил Гилманов аның эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде, бүген ветераннар бик аз калды, шуңа күрә дә аларга ныклы игътибар бирергә кирәк, дип билгеләп үтте.
Ветераннар советы рәисе Евгений Копанев советның бүгенге эшчәнлеге турында сөйләде, Бөек Ватан сугышы солдатларының, репрессия елларында зыян күргән кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча совет зур эш алып бара, дип билгеләп үтте. Совет инициативасы буенча районда аларның исемнәре язылган истәлек плитәләре куела.


Ә утырышта район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гөлнур Идиятова да чыгыш ясады. Район мәктәпләрендә дә сугыш геройлары турындагы хәтирәләрне хөрмәтләп саклыйлар-музейлар һәм дан почмаклары булдырылган, патриотик рухта тәрбияләү буенча эш алып барыла. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсендә сугыш булган урыннар да эзләнү экспедицияләре алып баручы "Ориент" отряды җитәкчесе Анастасия Чернышева, Емелькино мәктәбенең ТИН укытучысы Алексей Никитин, тарихчы, туган якны өйрәнүче Борис Захаров та сөйләде.


Районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов, ДОСААФ начальнигы Петр Волков җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә хәзерләнү чорында алар җитәкләгән оешмаларның нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйләделәр.


Һәр чыгыш ясаучыны тыңлаганнан соң, оештыру комитеты бәйрәм чараларына хәзерләнә торган оешмалар һәм структураларның үзара эшенең планын раслады. Атап әйткәндә, халыктан акча күчерү өчен "Җиңү" исәп-хисап счеты ачарга, ветераннарның мөрәҗәгатенә игътибар бирергә, ветераннарның торак шартларын тикшерү һәм аларга торак бүлеп бирү буенча эшне дәвам итәргә, Җиңүнең 70 еллыгына урамда реклама ясарга, сугыш ветераннарына медицина тикшерүе үткәрергә, ветераннарны санаторий-курорт дәвалавы, тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итәргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарын укучыларның шефлыкка алуын дәвам итәргә, герой-якташларыбыз үрнәгендә яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү эшен дәвам итәргә, һәйкәлләрне, мемораил такталар һәм сугышта катнашучыларның каберләрен төзекләндерергә. Алар квартал саен оештыру комитеты каршында башкарган эшләре турында хисап тотарга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев