Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Хезмәтләр спектры киңәйтелде

Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастра һәм картография федераль хезмәт Идарәсе (Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе) оешуга ноябрь аенда өч ел тулды. Әлеге вакыйга уңаеннан Росреестр Идарәсенең Аксубай бүлегендә Кадастра палатасы, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, опека һәм попечительлек органнары, Пенсия фонды, БТИ, межалау оешмалары белгечләрен (рәсемдә) җәлеп итеп «Ачык...

Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастра һәм картография федераль хезмәт Идарәсе (Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе) оешуга ноябрь аенда өч ел тулды.


Әлеге вакыйга уңаеннан Росреестр Идарәсенең Аксубай бүлегендә Кадастра палатасы, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, опека һәм попечительлек органнары, Пенсия фонды, БТИ, межалау оешмалары белгечләрен (рәсемдә) җәлеп итеп «Ачык ишекләр көне» үтте. Шул ук көнне «кайнар линия» телефоны оештырылды.
Бу көнне район башлыгы Камил Гилманов Росреестр Идарәсендә булып, бүлек эше белән генә кызыксынып калмыйча, кабул итүгә килгән гражданнар белән җанлы әңгәмә дә корды.
Әлеге чара барышында без ТР буенча Росреестр Идарәсенең Аксубай бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Лилия Сәхабетдинова белән аралашуга ирештек.
-Лилия Солтановна, хәзерге вакытта бер генә күчемсез милек объектына да дәүләт теркәве үткәрелми калмый. Хокукка дәүләт теркәве үткәрү нинди срокларда башкарыла?
-Агымдагы елның июленнән «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт хезмәт-ләрен тәкъдим итү өчен чикләүләрне бетерү максатларында закон тарафыннан күчемсез милеккә хокукка дәүләт теркәве үткәрү һәм алар белән килешүләр төзү срогы кыскартылды-хәзер дәүләт теркәве үткәрү срогы егерме календарь көн тәшкил итә.
-Мәгълүмати технологияләр колач җәю белән Росреестр тәкъдим иткән электрон хезмәтләр исемлеге дә киңәйтелдеме?
-Әйе, бу чынлап та шулай. Росреестр Идарәсенең рәсми интернет-сайты актив эшли: гариза бирүче гражданнар Аксубай һәм Идарәнең башка бүлекләре белгечләренә кабул итүгә үзләренә уңайлы вакытта языла, расписка номеры буенча документларның әзерлеге турында белә, Идарәнең барлык территориаль бүлекләрендә урнаштырылган on-Line камераларыннан файдалана ала, клиентлар санына карап хәлгә бәя бирү максатыннан «Электрон алдан кабул итү» хезмәтеннән файдалана алалар. Шулай ук Росреестр Порталы эшли. Порталга мөрәҗәгать итү нәтиҗәсендә файдаланучы юридик билгеләнешкә ия электрон документ-кәгазь эквиваленты ала, шул рәвешле акчасын һәм вакытын янга калдыра, чөнки электрон юл белән алынган мәгълүматлар билгеле күләмдә арзан. Әйтик, РФ буенча күчемсез милек объекты булган аерым затның аңа хокукын белдергән кәгазьдә чыгарылган өземтә физик затлар өчен-1500 сум, электрон юл белән алынганы-600 сум, юридик затлар өчен-2500 һәм 900 сум тора.
Татарстан Республикасының барлык территориясе чикләрендә күчемсез милеккә хокукны экстерриториаль теркәүгә бәйле хезмәт күрсәтү Росреестр Идарәсендәге тагын бер яңалык булды-хәзер исә гариза бирүче теркәүгә таләп ителгән күчемсез милкенең нинди территориаль чикләрдә урнашкан булуына бәйсез рәвештә башлангыч теркәү үтенече белән ТР буенча Росреестр Идарәсенең теләсә кайсы территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Мисалга, күптән түгел Нурлат һәм Яңа Чишмә районнары территорияләрендә булган күчемсез милек объектларына хокукка дәүләт теркәве үткәрелде. Әлеге хезмәт гариза бирүчегә шул ягы белән уңайлы, күчемсез милек объектларын теркәү өчен берничә дистә яки йөзләгән километр араны үтү таләп ителми. Документлар гариза бирүче яшәгән территориаль бүлеккә дәүләт теркәве үтүгә тапшырыла һәм аннан әзер документлар гына аласы кала.
-Гражданнарның ТР буенча Росреестр Идарәсенең Аксубай бүлегенә мөрәҗәгать итү тәртибе нинди?
-Башлап шуны әйтәсе килә, документларны кабул итү һәм алу Татарстан Республикасы буенча «ФКП Росреестр» ФГБУ ның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан гамәлгә ашырыла. Димәк күчемсез милек объектларына хокукка дәүләт теркәве үткәрүгә документларны кабул итү һәм тапшыру вәкаләтләре аларга да йөкләнгән. Документларны кабул итү һәм тапшыру сыйфатын контрольләү һәм аңа карата җаваплылык аларга тапшырылган.
Бүгенге көндә бездә өч кабул итү һәм бер документларны тапшыру линиясе эшли.
Кабул итү дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә -8.00 дән 17.00 сәгатькәчә, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә-8.00 дән 19.00 сәгатькәчә, шимбә -8.00 дән 13.00 сәгатькәчә алып барыла. Әлеге көннәрдә кабул итү төшке ашка тәнәфессез гамәлгә ашырыла, димәк гариза бирүченең документларны төшке ашка тукталган вакытта да, эш көне тәмамлангач та тапшыра яки әзер документларны алу мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев