Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Форпост иминлекне саклый

Җомга көнне яшьләр үзәгендә район үзәгенең форпост яшьләр формированиесе эшенә йомгак ясалды. Чарага чакырылган Аксубай мәктәпләре укучыларының күпчелеге өчен әлеге очрашу танышу үзенчәлегенә ия булды. Башта алар республика форпосты эшчәнлеге турында видеотасма карадылар. Район форпост үзәге директоры Рамил Сөләйманов үзәк оешкан көннән алып башкарылган эшләр турында сөйләде. Яшьләр эше һәм...

Җомга көнне яшьләр үзәгендә район үзәгенең форпост яшьләр формированиесе эшенә йомгак ясалды.


Чарага чакырылган Аксубай мәктәпләре укучыларының күпчелеге өчен әлеге очрашу танышу үзенчәлегенә ия булды. Башта алар республика форпосты эшчәнлеге турында видеотасма карадылар. Район форпост үзәге директоры Рамил Сөләйманов үзәк оешкан көннән алып башкарылган эшләр турында сөйләде.
Яшьләр эше һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Минеголов, мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина, ОВД начальнигы Сәлихҗан Сафин, ГПДН ның өлкән инспекторы Игорь Белов өлкән сыйныф укучылары һәм форпостчылар алдында чыгыш ясадылар. Үз чыгышларында алар форпост үзенең тәртип саклауны тәэмин итүдә хокук саклау органнарына ярдәм итүгә бәйле төп бурычын уңышлы үти дип билгеләп үттеләр. Форпост үзәге ТР МВД исеменнән Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Җәмәгать тәртибен саклау эшендә актив катнашканнары өчен отрядның иң яхшы әгъзаларына да Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук массакүләм чараларда җәмәгать тәртибен саклауда район форпост отряды катнашкан вакытта бер генә тәртип бозу очрагының да теркәлмәве билгеләп үтелде.
Отряд сугышчыларын ротацияләү мәсьәләсе көн тәртибенә кертелде. Форпост тулылану көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Йомгак ясалды