Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Экстремизмга – юк

Апрель азагында Алексеевск районы «Экстремизм һәм террорчылыкка каршы мәгълүмати-пропаганда йогынтысы» темасы буенча зона семинар-киңәшмәдә катнашучыларны каршылады. Семинар ТР Иҗтимагый палата җитәкчелегендә үтте. Анда ТР Иминлек Советы вәкилләре, террорчылыкка каршы комиссия, иҗтимагый совет әгъзалары, дин әһелләре һәм җирле СМИ мөхәррирләре катнашты. Семинар эше «Возрождение» продюсерлык үзәге тарафыннан төшерелгән «Домино» видеофильмын күрсәтүдән...

Апрель азагында Алексеевск районы «Экстремизм һәм террорчылыкка каршы мәгълүмати-пропаганда йогынтысы» темасы буенча зона семинар-киңәшмәдә катнашучыларны каршылады.


Семинар ТР Иҗтимагый палата җитәкчелегендә үтте. Анда ТР Иминлек Советы вәкилләре, террорчылыкка каршы комиссия, иҗтимагый совет әгъзалары, дин әһелләре һәм җирле СМИ мөхәррирләре катнашты.
Семинар эше «Возрождение» продюсерлык үзәге тарафыннан төшерелгән «Домино» видеофильмын күрсәтүдән башланды. Фильм патриотик лозунглар артына яшеренгән килеш милләтара, конфиссияара бәйләнешләрне бетерү белән шөгыльләнгән күп кенә агымнар, формированиеләрнең «чын йөзен» ачып сала. Әлеге ялган демократлар һәм милли хәрәкәтләр үз идеяларын пропагандалау буенча актив эш алып баралар. Һәм әлеге һөҗүмгә нигездә яшь буын эләгә.
ТР Иҗтимагый палата комиссиясе рәисе, «Татмедиа» ААҖ гендиректоры киңәшчесе Владимир Шевчук үз чыгышында әлеге пропаганда җәберенә каршы массакүләм мәгълүмат чаралары аша көрәшергә киңәш итте. Владимир Николаевич сүзләренә караганда, экстрем омтылыш безнең имин Республикабызда да пәйда була башлады. Менә шуның өчен экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тәэсир итү чараларына барысы да: иҗтимагый, хокук саклау органнары, дин эшлеклеләре, хакимият һәм СМИ вәкилләре кушылырга тиеш.
Семинарда чыгыш ясаучыларның барысын да әлеге фикер берләштерде. Бер җәзага тарту алымы белән генә каршы тору мөмкин түгел, яшьләргә тәрбия бирергә, аларны рухи һәм патриотик кыйммәтләргә җәлеп итәргә кирәк, дип билгеләп үттеләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экстремизм