Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Эчке эшләр министрлыгы милиция сыйныфында укучыларны киендерәчәк

Аксубайда республика эчке эшләр министры урынбасары полковник Дамир Динниулов гражданнарны кабул итте. Гражданнарны кабул итү район башлыгы Камил Гилманов һәм Россия эчке эшләр министрлыгының Аксубай бүлеге башлыгы Салихҗан Сафин белән берлектә үтте. Министр урынбасары белән очрашуга 2 кеше килде: икенче номерлы Аксубай мәктәбе директоры Алексей Сударев һәм Аксубай тәртип саклау...

Аксубайда республика эчке эшләр министры урынбасары полковник Дамир Динниулов гражданнарны кабул итте.


Гражданнарны кабул итү район башлыгы Камил Гилманов һәм Россия эчке эшләр министрлыгының Аксубай бүлеге башлыгы Салихҗан Сафин белән берлектә үтте. Министр урынбасары белән очрашуга 2 кеше килде: икенче номерлы Аксубай мәктәбе директоры Алексей Сударев һәм Аксубай тәртип саклау җәмәгать пункты башлыгы Шамил Сәхәбетдинов.

Икенче номерлы аксубай мәктәбе "Хәзерге җәмгыятькә җиңел җайлашучы шәхес тәрбияләү максатларыннан профиль алда һәм профильле укытуны тормышка ашыру" программасы буенча эшли, биредә милиция сыйныфы бар.

-Укучылар бердәй форма кия. Әмма барлык ата-аналарның да аны алырга мөмкинлеге юк. Профильле сыйныфларда белем алучыларның күбесе аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән, - дип сөйләде мәктәп директоры. - Безгә ярдәм итүегезне үтенәбез.

Ел саен милиция сыйныфларында иллегә якын укучы белем ала, һәр бала өчен махсус форма тегелә. Әлегә җәйге вариант кына - кыска җиңле күлмәк, галстук, пилотка һәм кара чалбар. Район башлыгы салкын вакытта кияр өчен китель булдыру кирәклеген дә аңлатты.

-Профильле сыйныфлар булдыру - ул яхшы эш, - дип хуплады Дамир Динниулов, милиция сыйныфларына форпост белән тыгыз элемтәдә булырга кирәк, бу укучыларны иминлек саклау эшчәнлегенә юнәлтергә ярдәм итәчәк.
Камил Гилманов милиция сыйныфларының әһәмиятенә тукталды. Мәктәп директоры белән эчке эшләр бүлеге башлыгына уку процессын әлеге сыйныфларны тәмамлаган укучылар киләчәктә Аксубай полициясе сафларын тулыландырырлык итеп оештырырга кирәклеген әйтте.

Министр урынбасары китель, шеврон һәм баш киеме буенча үзенең тәкъдимнәрен әйтте, милиция сыйныфында белем алучы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган балаларга 1 сентябрьгә чаклы форма белән ярдәм итү өчен, тиешле хисапларны сорады.

Икенче сорау эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе Шамил Сәхәбетдиновтан иде. Ул эчке эшләр бүлеге музеена бина бүлеп бирү мәсьәләсендә килгән. Музей хәзерге вакытта бер тәрәзәле кечкенә генә бүлмәдә урнашкан.
-Музей турында нәкъ менә ветераннарның кайгыртып йөрүе сөендерә, алар эчке эшләр бүлегенә хезмәт иткән кешеләр тур диде министр урынбасары. -Музей белән танышып чыктым. Бер вариант буларак, музейне аерым бүлмәдә түгел, ә пыяла куеп актлар залында урнаштырырга тәкъдим итәм. Болай эшләгәндә экспонатлар һәркемнең күз алдында булачак.

Аксубайның тәртип сагында торучы җәмгыять пункты башлыгы буларак ул халык дружиналары эшчәнлеге турында сөйләде, җитәкчелекнең һәрдаим ярдәм итүен ассызыклады. Тагы бер сорау МВД ветераннарының пенсияләрен арттыру мәсьәләсендә иде. Түгәрәк өстәл артында МВД ветераннарына каралган льготалар, ял итү урынына чаклы бушлай бару, санаторийда дәвалану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев