Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

“Бердәм Россия” партиясе лидерлыкны тота, икенче урында– КПРФ.

Алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулардан соң икенче көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР ЦИК башлыгы Анатолий Фомин районнар белән туры элемтәдә республика журналистлары белән ведиоконференция үткәрделәр. ТР Үзәк сайлау комитеты җитәкчесе, халыкның активлыгына басым ясап, республика буенча сайлауларга якынча йомгак ясау турында хәбәр итте. Сайлау...

Алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулардан соң икенче көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР ЦИК башлыгы Анатолий Фомин районнар белән туры элемтәдә республика журналистлары белән ведиоконференция үткәрделәр.


ТР Үзәк сайлау комитеты җитәкчесе, халыкның активлыгына басым ясап, республика буенча сайлауларга якынча йомгак ясау турында хәбәр итте. Сайлау нәтиҗәләреннән күренгәнчә, "Бердәм Россия" партиясе лидерлыкны тота, икенче урында- КПРФ.
Алдагы елларда үткәрелгән сайлаулардан аермалы буларак, быел республиканың 33 районында электрон тавыш бирүләр үтте. Күзәтүчеләр бәяләвеннән күренгәнчә, сайлауларда хокук бозулар күзәтелмәгән. Сүз уңаеннан, быел сайлауларда ерак чит илләрдән күзәтүчеләр сыйфатында бик күп вәкилләр катнашкан.
Фәрит Мөхәммәтшин барлык республика халкына сайлауларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, әлеге сайлаулар алдагыларыннан барлык партияләрнең активлыгы белән аерылып торды. Шуның бәрабәренә партияләрнең күпчелеге тавыш бирү процентларын арттыруга ирештеләр. Фәрит Хәйруллович билгеләп үткәнчә, РФ Дәүләт Думасында безнең республиканы күпсанлы депутатлар тәкъдим итәчәк дигән өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев