Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Аксубай районында көзге культураларга югары бәя бирде

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Аксубай районында көзге культураларга югары бәя бирде. Район башлыгы Камил Гилманов белән бергә алар сабан һәм техник культуралар чәчү соңгы гектарларда алып барылган район кырлары өстеннән вертолетта очып карап үттеләр."Сөт иле" ОООның көзге культуралар чәчелгән кырында вертолет төшү мәйданчыгында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрын...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Аксубай районында көзге культураларга югары бәя бирде.


Район башлыгы Камил Гилманов белән бергә алар сабан һәм техник культуралар чәчү соңгы гектарларда алып барылган район кырлары өстеннән вертолетта очып карап үттеләр."Сөт иле" ОООның көзге культуралар чәчелгән кырында вертолет төшү мәйданчыгында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрын инвестиция комапниясе вәкилләре, "Сөт иле" ООО генераль директоры урынбасары Илнар Сөләйманов, "Агроинвест" УК ЯАҖ генераль директоры Рәис Сөләйманов, "Аксубай Продкорпорациясе" ООО генераль директоры Илнар Сөниев, агрофирмаларның генераль директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, КФХ вәкилләре, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре каршы алды.

Район башлыгы Камил Гилманов беренче эш итеп, министрны һәм җыелучыларны районда чәчү кампаниясе барышы, терлекчелек тармагындагы эшләр белән таныштырды.

-Техниканы үзвакытында хәзерләү, эшне белеп оештыру һәм ТР Хөкүмәте булышлыгы бәрабәренә без чәчү кампаниясен вакытында үткәрдек,-диде Камил Камалович. -Калган гектарларда чәчүне бер-ике көндә төгәллибез. Сөт бәясенә кагылышлы сәясәт хуҗалыкларга язгы чәчүне аз суммада кредит алып яки бөтенләй кредитларсыз үткәрү мөмкинлеге бирде. Шулай ук сөт җитештерүнең мөһимлеген аңлап, районда терлекләр санын һәм сөт җитештерүне арттыру буенча эш алып барыла.

Марат Әхмәтов җыелучыларны тулаем республика буенча язгы чәчү эшләре белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, фермерларга һәм авыллардагы башка милек ияләренә ярдәм күрсәтү турында сөйләде. Ил һәм республиканың аграр сәясәтен билгеләп үтте. Министр, язгы кыр эшләренә кагылып, игътибарны туфракта дым саклауга юнәлтте.

-Туфракның өске катламында дым көннән-көн кими бара,-диде Марат Готыф улы. -Менә шуңа бәйле, дым саклау өчен барлык агрочаралардан файдаланырга кирәк.

Көзге культураларга килгәндә, ул аларның сакланышына югары бәя бирде һәм яхшы уңыш алу өчен барлык технологияләрне дә үтәргә чакырды. Марат Әхмәтов шулай ук азык хәзерләү мәсьәләсен дә күтәрде, терлекләрне кышкы чорда асрауга хәзерлекне бүгеннән үк башларга кирәк, дип билгеләп үтте.

Әңгәмә барышында бирелгән сорауларга министр шунда ук җавап бирде һәм игътибарга алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев