Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Аудитория үсә

Сишәмбе көнне үткән видеобрифингта Дәүләт хезмәтләре порталы сервислары турында сүз барды. Татарстанлылар Интернет челтәре аша өйдән чыкмыйча гына кайбер хезмәтләрне башкарып булуына өйрәнеп киләләр инде. Порталдан файдаланучылар аудиториясе узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәккә арткан. Бу турыда Татарстан Республикасы хөкүмәт йортында үткән брифингта ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары...

Сишәмбе көнне үткән видеобрифингта Дәүләт хезмәтләре порталы сервислары турында сүз барды.


Татарстанлылар Интернет челтәре аша өйдән чыкмыйча гына кайбер хезмәтләрне башкарып булуына өйрәнеп киләләр инде. Порталдан файдаланучылар аудиториясе узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәккә арткан. Бу турыда Татарстан Республикасы хөкүмәт йортында үткән брифингта ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Әнисә Гайнуллина хәбәр итте. 2012 елның 8 аенда гына да республика халкы порталда 5,5 миллион электрон сорау, 5 мең 435 электрон гариза калдырганнар, 1,1 миллионнан артыграк электрон чиратка язылганнар һәм портал һәм банкоматлардан 1,1 тапкырдан күбрәк файдаланып 416,5 миллион сумлык түләү башкарганнар.
Әнисә Гайнуллина быелның апрель аенда Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында ачылган «Халык контроле» турында тулырак сөйләп, аның дәүләт һәм муниципаль идарәне камилләштерү процессында халыкны җәлеп итүдә нәтиҗәле эш коралы булуын билгеләп үтте. «Халык контроле»ндә файдаланучылар ярдәме белән җәмәгать транспортында хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшыра, алар төзекләндерү һәм сәүдә системасында кагыйдәләрне бозучыларны җавапка тартуда да ярдәм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев