Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Аксубай районында яңа баш табиб

ТР Сәламәтлек саклау боерыгы белән "Аксубай үзәк район хастаханәсе" ГАУЗ баш табибы итеп Мустафаев Ратмир Равил улы билгеләнде. Ратмир Равильевич 1979 елның 17 февралендә Казан шәһәрендә туган. 2000 елда Казан дәүләт медицина университетын кызыл дипломга тәмамлаган. РКБда бер ел интернатура үткәннән соң, Казан дәүләт медицина университетында, гомуми сәламәтлек һәм сәламәтлек...

ТР Сәламәтлек саклау боерыгы белән "Аксубай үзәк район хастаханәсе" ГАУЗ баш табибы итеп Мустафаев Ратмир Равил улы билгеләнде.


Ратмир Равильевич 1979 елның 17 февралендә Казан шәһәрендә туган. 2000 елда Казан дәүләт медицина университетын кызыл дипломга тәмамлаган. РКБда бер ел интернатура үткәннән соң, Казан дәүләт медицина университетында, гомуми сәламәтлек һәм сәламәтлек саклауны оештыру кафедрасында ординатура үткән. Россия МЧСның махсус әзерлек институтында квалификацияне күтәрү курсларын һәм Казан Федераль университетында укуларны бик яхшыга тәмамлый.
Ратмир Равильевичның әти-әнисе-табиблар. Җитәкчелек эшендә Ратмир Равильевичның тәҗрибәсе бар-Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина часте начальнигы һәм икенче бүлек җитәкчесе була. Ул югары категорияле табиб.
Ратмир Мустафаевның планында - Аксубай районында сәламәтлек саклау системасын үстерү. Ә инде төгәл эшләргә килгәндә, кадрлар белән тәэмин итүне яхшырту.
-Бу өлкәдә эшләүче дусларым, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән сөйләшеп, Интернет аша аралашып карыйм,-дип әйтте Ратмир Мустафаев. -ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләрне Россиянең күрше төбәкләреннән җәлеп итәргә ниятли. Бу программадан без дә файдаланырга телибез.
Моңардан тыш, баш табиб үзәк хастаханәнең хирургия бүлеген эшкә җибәрергә тели. Анда лифт булырга тиеш.
Гомумән, Ратмир Равильевич ачык күңелле, аралашучан кеше. Аның белән без ул яңа вазифага керешкәннең икенче көнендә очраштык. Планнар төзер алдыннан, район хастаханәсенә җентекле анализ ясарга кирәк. Шуңа да Мустафаев планнар турында төгәлрәк бер-ике айдан соң сөйләшергә тәкъдим итте. Шулай булгач, безнең газетага язылырга онытмагыз, чөнки икенче яртыеллыкта сезне Аксубай хастаханәсенең яңа табибы белән эксклюзив әңгәмә көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев