Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Аксубай районы сәләтләргә һәм гореф-гадәтләргә бай

Милли бәйрәм-Сабантуй алдыннан район башлыгы Камил Гилманов белән очрашып сөйләшү район газетасы өчен күркәм гадәткә әйләнде. -Камил Камалович, менә алтынчы ел инде Сез безнең газета аша район халкын авыл хуҗалыгы эшләре барышы, районның икътисади үсеше белән таныштырасыз, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, төзелеш һәм торак пунктларны төзекләндерү барышы турында сөйлисез, киләчәккә...

Милли бәйрәм-Сабантуй алдыннан район башлыгы Камил Гилманов белән очрашып сөйләшү район газетасы өчен күркәм гадәткә әйләнде.


-Камил Камалович, менә алтынчы ел инде Сез безнең газета аша район халкын авыл хуҗалыгы эшләре барышы, районның икътисади үсеше белән таныштырасыз, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, төзелеш һәм торак пунктларны төзекләндерү барышы турында сөйлисез, киләчәккә бурычлар куясыз. Сөйләшүне авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрдән башласак, дөрес булыр дип уйлыйм. Чәчү эшләрен алар ничек алып бардылар, терлекчелек нәтиҗәләре нинди, бу өлкәдә нинди бурычлар куелган?

-Алдан ук әйтеп үтәсем килә, авырлыкларга карамастан, барлык хуҗалыклар да үз алларына куелган бурычны уңышлы үтәделәр. Чәчү һәм басуларны эшкәртү эшләрен вакытында һәм югары сыйфат белән башкардылар. Моңа техниканы яхшы хәзерләү, эшне белеп оештыру ярдәм итте.
УСХиП белгечләре, аның начальнигы җитәкчелегендә, чәчү кампаниясе барышын контрольдә тоттылар. Җаваплы чорда хуҗалыкларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм күрсәттеләр. Бу чорда агрономнар Хизбулла Сөнгатуллин, Рәшит Гелметдинов, механиклар Газинур Зәйдуллин, Александр Горбунов аеруча тырышып эшләделәр. Хәзер алар азык хәзерләү эшләрендә ярдәм итәләр. Терлекчелек тармагын үстерүгә Миниршат Алимов, Сәмигулла Мостафин, Госман Нигъмәтуллин һәм башкалар үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Элеккеге еллардагы кебек, районның алдынгы инвесторларыннан берсе- Рәис Сөләйманов җитәкләгән "Агроинвест" ЯАҖ ИК үзен яхшы яктан гына күрсәтә. Аның "Аксу Агро" ООО бүлекләре чәчү эшләрен районда беренчеләрдән булып төгәлләде һәм азык хәзерләүгә кереште. Бу инвестор терлекчелек комплексы төзүгә, әлеге тармакны һәм үсемлекчелекне үстерүгә гаять зур чыгымнар тотты. Моның нәтиҗәсе дә күз алдында. Бу эшне авыл хуҗалыгы производствосы аксакалы, җавапчыл, зур тәҗрибәгә ия җитәкче Вәлиҗан Җәлалетдинов оста алып бара.

Быел "Аксубай Продкорпорациясе" ОООда инвестор алмашынды. Бу хуҗалыкны Сөниевлар үз канатлары астына алдылар. Генераль директор Илнар Әхнәфович һәм аның әтисе Әхнәф Галимуллович (урынбасар) терлекчелекне, нигездә сөт җитештерүне үстерүгә аеруча зур игътибар бирәләр. Килү белән үк, алар нәселле таналар, техника кайтардылар. Бүгенгесе көндә элек ябылган фермаларны үзгәртеп кору эшләре алып барыла.
Районга беренчеләрдән булып килгән инвестор-"ВАМИН-Аксу" агрофирмасының авыр шартларда эшләвен билгеләп үтәсе килә. Бүген аны Марат Муратов җитәкләгән "Сөт иле Аксу" агрофирмасы алмаштыра. Ул хуҗалыкны саклап калу, аны тагын да үстерүгә ныклы нигез салырга ниятли.

Җиңел булмаган икътисади чорда генераль директор Искәндәр Зәйдуллин җитәкчелегендәге "ВАМИН-Аксу" агрофирмасы чәчү кампаниясен вакытында төгәлләде. Барлык авыл хуҗалыгы производствосы эшләре контрольдә тотыла. Хәзергесе авыр чорда иң мөһиме-коллективны саклап калу.

"Алтэкс" агрофирмасын аеруча билгеләп үтәсе килә. Аның инвесторы Алмаз Заһидуллин хуҗалыкны үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте. Ул шул ук вакытта Иске Кыязлы авылының социаль тормышын да онытмый. Монда башкарма директор Мансур Миннебаев җитәкчелегендә дус, тату коллектив хезмәт куя, алар шулай ук чәчү эшләрен дә уңышлы тәмамладылар.
Авыл хуҗалыгы производствосында "Актай" ООО аерым юнәлеш алды. Аның җитәкчесе Иван Шугаев ат үрчетүгә һәм атлар чабышына аеруча зур игътибар бирә. "Актай" атлары республикада гына түгел, ә инде Россия күләмендә үткәрелгән абруйлы ярышларда да җиңү яулыйлар. Шул ук вакытта терлекчелектә итчелек тармагын үстерүгә дә игътибар бирәләр, үсемлекчелектә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
"Колос" ОООда Алексей Чукин җитәкләгән коллектив зур эшләр майтара. Бу хуҗалыкта чәчү кампаниясен уңышлы төгәлләделәр, терлекчелек тармагы нәтиҗәле эшли. Монда авыл халкы эш белән тәэмин ителә, авылның социаль иминлеге турында да онытмыйлар.

Фәрхат Аюпов җитәкләгән Аксубай универсаль технологияләр техникумы да үз маркасын югары тота. Монда үсемлекчелек тармагы югары дәрәҗәгә куелган. Укучылар да үзләренең уңышлары белән куандыралар. Техникумда теория белемен практикада ныгыталар, шуңадыр да, мөгаен, анда укыган егетләр агрофирмаларда һәм башка предприятиеләрдә мактаулы хезмәткәрләр булып торалар. Төзекләндерү буенча да техникумны күпләргә үрнәк итеп куярлык.
Анатолий Савинов җитәкләгән "Аксубайсервис" ООО кырларның уңдырышын арттыруга зур өлеш кертә. Техника җитмәүгә карамастан, оешма әче туфракны известьлау буенча зур эш алып бара.

Мәйданда хөрмәтләнеләчәк механизаторлар, сыер савучылар, белгечләрне билгеләп үтәсем килә. Менә алар: Василий Иванов, Илнар Минһаҗев, Вильянис Зәйдуллин, Алмаз Мингалимов, Виталий Евлеев, Николай Герасимов, Вячеслав Ильдимиров, Полина Андреева, Федор Сафронов, Рифкат Сөләйманов, Шәүкәт Вәлиуллин, Равил Мусин, Анатолий Турин, Тәлгать Натиев, Николай Харитонов, Олег Карпухин, Владимир Карпухин.

Фермерларыбыз да авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә мөһим урын алып торалар. Бу районның икътисади актив һәм уңган өлеше. Алар менә дигән фермалар төзеделәр, терлекчелек, үсемлекчелек тармакларында уңышлы эшлиләр. Яхшы нәиҗәләргә ирешеп уңышлы эшләп килгән фермерлар Марат Сафин, Рәфис Сәгыйров, Петр Погодкин, Виталий Айдов һәм башкаларны билгеләп үтәсе килә.

-Соңгы елларда төзелеш эшләре актив алып барыла. Быел аксубайлыларны нинди яңа объектлар куандырачак?
-Төзелеш планында, соңгы 30-40 елда 2014 ел иң уңышлысы булачак. Быел яңа объектлар төзелә. Бу максатларда район барлык республика һәм федераль программаларда катнаша, үз средстволарыннан файдалана. Быел төзелеш, үзгәртеп кору һәм төзекләндерү максатларында 500 миллион сумнан артык акча үзләштереләчәк.

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә ябык бассейн, 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, 12 фатирлы торак йорт төзелеше актив алып барыла. Шулай ук ветберләшмә бинасын, суүткәргеч системасын реконструкцияләү, юллар салу һәм аларны капиталь ремонтлау күздә тотыла. Быел Ленин урамында фонтан куела, мәйданны төзекләндерү эше дәвам ителә. Мазилин урамын төзекләндерү эше башланды. "Аңлаешлы мохит" программасы кысаларында 3 нче Аксубай урта мәктәбендә һәм Мәшгульлек үзәгендә эшләрне төгәллибез.

Тулаем район буенча гаять зур средстволар үзләштерелә. Карасуда күпфункцияле үзәк, Иске Ильдеряк, Яңа Ибрай һәм Мюдта универсаль мәйданчыклар төзелә. Иске Тимошкинода модуль-блоклы ветеринария пункты төзелә.
Район чикләрендә суүткәргечләр, юллар ремонтлана һәм реконструкцияләнә.

Яңа Ибрайда ФАПны файдалануга тапшыру күздә тотыла, алты авылда ФАПлар ремонтланырга тиеш.
Районның дүрт мәктәбендә капиталь ремонт эшләре алып барыла. Быел полициянең участок уполномоченныйлары өчен типовой ике йорт төзиячәкбез. Түбән Татар Майнасында балалар бакчасы да урнашкан мәктәп төзелеп бетә.
Өч торак пунктта мәдәният йортларына капиталь ремонт ясала. Бюджет өлкәсе объектларында, 15 балалар бакчасында җылылык белән тәэмин итүче казаннарны алмаштыру буенча эш алып барыла. Аларның барысы да аксубайлылар өчен мөһим булган объектлар һәм безнең бурычларыбыз- бу эшләрне вакытында, югары сыйфат белән тәмамлау.

-Быелгысы ел Мәдәният елы дип игълан ителде. Бу юнәлештә нинди уңышлар бар һәм нинди эшләр алып барыла?
-Безнең барлык икътисади казанышларыбыз район халкына файда китерергә тиеш. Кешеләребез актив эшләгән кебек, күңелле итеп ял да итә беләләр. Аксубайлылар ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап калалар һәм аларны дәвам итәләр. Безнең халык талантларга бай. Артистларыбыз даими рәвештә төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашалар һәм җиңү яулыйлар.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов районның мәдәни тормышын оста алып бара. Сүз уңаенда, "Калина" (җитәкче Т.Воронина), "Уяв" (А. Харитонов), "Замет" (Н. Мартынова), "Веретенышко" (О.Копанева), "Палан" (Е. Айдова), "Әбием сандыгы" (В.Майоров), «Урмандәй әбиләре» (Э.Ильин), "Хамыр ял" (Т.Андреева) коллективлары, "Аксубай егетләре" баянчылары (Н.Крайнова), "Денс-тайм" (В.Краснова) ансамбльләре, "Сияние" триосы (Н.Мартынова), "Антре" театр-студиясе (Н.Мишина, С.Убейкина) һәркемгә яхшы таныш. Шулай ук яшь җырчылар Ирина Яримейчук, Анна Крайнова, Ангелина Крайнова, Анастасия Кривохижа, Аида Баталинаны да район халкы яхшы белә.

Балалар сәнгать мәктәбе (директор Г.Сруретдинова) уңышлы эшләп килә. Монда "Орхидея" (Р.Рыбина), "Вдохновение" (В.Гурьянова), "Фантазия" (М.Макарова) коллективлары, халык музыка кораллары оркестры (В.Лосюгин), "Капельки" (З.Салихова), "Даринка" (Галина һәм Эвелина Струретдиновалар) вокаль ансамбльләре бәйгеләрдә катнашып җиңү яулыйлар.
Аксубай туган якны өйрәнү музеенда (директор Ә.Нурхамәтова) һәм Хәсән Туфан музей-йортында (Э.Туктарова) патриотизмны пропагандалау буенча зур эш алып барыла.

Ирина Телешева җитәкләгән район китапханә системасы да республикада иң яхшылар исәбендә. Монда эшләүче Татьяна Абросимова, Валентина Давыдова, Фәймә Гатина, Людмила Никонова үз һөнәрләренең чын осталары. Район ветераннар советы рәисе Евгений Копанев җитәкләгән "На завалинке" ансамбле дә район халкын үзенең чыгышлары белән куандыра.
-Бәйрәм уңаеннан район халкына нинди теләкләрегез бар?

-Коллегаларыма, белгечләргә һәр эштә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бу җәһәттән район үсешенә зур өлеш керткән Әминә Вәлиуллина, Фәнис Сафин, Леонид Жуков, Николай Степанов, Фәһим Кәбиров, Надежда Айдова, Энҗе Хөснуллина, Илшат Заһидуллин, Хәмит Зәйдуллин, Илгизәр Хәмидуллин, Илдус Исхаковны билгеләп үтәр идем. Форсаттан файдаланып, Аксубай районы халкына тырыш хезмәтләре өчен олы рәхмәт әйтәсем һәм Сабантуй алдыннан һәркемгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев