Аксубаево
  • Рус Тат
  • Реклама

    Хөрмәтле реклама бирүче! Сезне безнең партнерыбыз булырга һәм үзегезнең белдерүләрегезне "Авыл таңнары" гәзитендә бастырып чыгарырга һәм безнең aksubayevo.ru сайтында урнаштырырга чакырабыз. Безнең басма Татарстан Республикасы Аксубай районы территориясендә бердәнбер теркәлгән массакүләм мәгълүмат чарасы булып тора. Мәгълүматлар базарында без инде 85 ел эшлибез. Районда 30 меңнән артык кеше яши. "Авыл таңнары"...

    Хөрмәтле реклама бирүче!

    Сезне безнең партнерыбыз булырга һәм үзегезнең белдерүләрегезне "Авыл таңнары" гәзитендә бастырып чыгарырга һәм безнең aksubayevo.ru сайтында урнаштырырга чакырабыз.

    Безнең басма Татарстан Республикасы Аксубай районы территориясендә бердәнбер теркәлгән массакүләм мәгълүмат чарасы булып тора. Мәгълүматлар базарында без инде 85 ел эшлибез.

    Районда 30 меңнән артык кеше яши. "Авыл таңнары" гәзитенең җыелма басма версия тиражы 4000 гә якын данә тәшкил итә. Статистикадан билгеле булганча, безнең басманы һәр икенче гаилә алдыра.

    Безнең гәзит өч телдә чыга: рус телендә - "Сельская новь", татар телендә - "Авыл таңнары", чуаш телендә - "Ял пурнасе". Гәзит А3 форматында, дүрт битле (+ җлмга көнне "Атна вакыйгалары" өстәмәсе) булып атнага ике тапкыр - чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыга.

    "Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" гәзитләрен 16 яшьтән алып төрле яшьтәге кешеләр укый.

    Безнең күзаллаулар буенча реклама урнаштыру башка басмалардан күпкә файдалы - рус телендәге басма версиягә реклама биреп сез күпкә отасыз, чөнки ул бушлай нигездә татар һәм чуаш телләренә тәрҗемә ителә.

    Безнең басманың электрон төре - aksubayevo.ru сайты - рус һәм татар телләрендә чыккан басмаларда дүрт елдан артык гамәлдә. Сайтның рус телле версиясендә урнаштырылган реклама шулай ук татар теленә дә тәрҗемә ителә. Бер ай эчендә сайтны аз дигәндә 8000 кеше күзәтә.

    Бездә рекламаны басма төрдә чыгару һәм сайтта урнаштыру өчен прайс-бит эшләнгән.

    Бүгенге көндә редакциядә фикердәш-белгечләрдән торган коллектив тупланган, алар Сезгә язылган мәкалә буенча хезмәтләр тәкъдим итә, басма төрдә һәм сайтта урнаштыру өчен котлау тексты, рәхмәт хаты язуда, модульле реклама ясауда ярдәмгә килә алалар.

    Клиентның теләге буенча без реклама баннерлары эшлибез һәм аларны сайтта урнаштырабыз.

    Без Сезнең белән хезмәттәшлек итәргә, Сезнең теләкләрегезне һәм мәнфәгатьләрегезне исәпкә алып, рекламаларыгызны эшләргә һәм аларны үзебезнең басмаларда урнаштырырга әзер.

    Редакция адресы: 423060, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 9 нчы йорт.

    Элемтәгә керү өчен:
    баш хисапчы
    - Становова Лиана Викторовна,
    реклама буенча белгеч - Хуснуллина Резеда Минахтямовна.

    Элемтәгә керү өчен телефоннар: реклама - 2-74-06, факс - 2-74-06, 2-84-52.
    Эш режимы: дүшәмбе - җомга - 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр.
    Ял көннәре: шимбә-якшәмбе.
    Төшке аш - 12 дән 13 сәгатькә кадәр.

    Тел/факс - 8(84344) 2-74-06 (тел+факс)
    Е-mail: selnew@mail.ru или selbuh@mail.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: