Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гәќит турында

    Аксубай район газетасы оешкан көннән алып 81 ел вакыт үткән. Әлеге чор галәм өчен - бер мизгел генә, ә кеше өчен тулы бер гомер. Ә үз битләрендә фактларны һәм вакыйгаларны сыйдырган газетада күпме кеше язмышы урын алган. Район газетасы өчен-бу җитди чор. Ул әлеге еллар дәвамында район тормышын яктыртып, яшәргә...

    Аксубай район газетасы оешкан көннән алып 81 ел вакыт үткән.


    Әлеге чор галәм өчен - бер мизгел генә, ә кеше өчен тулы бер гомер. Ә үз битләрендә фактларны һәм вакыйгаларны сыйдырган газетада күпме кеше язмышы урын алган. Район газетасы өчен-бу җитди чор. Ул әлеге еллар дәвамында район тормышын яктыртып, яшәргә көч, дәрт биреп килә. Һәм хәзерге катлаулы шартларда да ул үзенең төп функциясен үтәүне дәвам итә-халыкка җәмгыятьтә барган вакыйгаларны объектив яктыртып, алар турында бары дөресен генә җиткерә.
    1936 елга кадәр район газетасы «Колхоз тормышы» дип аталып, чуаш телендә нәшер ителә. Шул елны, ике чуаш газетасын (икенчесе Чүпрәле районында басыла) берләштереп, бер республика газетасы оештыралар. Ә безнең районда газета рус телендә басыла башлый.
    1943 елда җаваплы редактор вазифасын башкаруга Арсентий Портнов керешә. Ул әлеге вазифада җиде ел эшли, биш ел республика газетасы редакторы булып тора һәм кабат редакциягә кайта. Пенсиядә булуына карамастан, Арсентий Кирилович үзенең бай тәҗрибәсен яшьләр белән уртаклашып, редакциядә эшләвен дәвам итә.
    Скворцов, Семенов, Капитонов, Сульчаков, Яковлев, Петров, Емельянов, Портнов, Перепелица, Кочеткова, Докукин, Петряев, Сәлим Гыйләҗев, Александр Заварихин, Роза Хәбибуллина төрле елларда районка җитәкчеләре булып торалар. Хәзерге буын журналистларга журналист булып җитешүдә район газетасы редакторы булып эшләгән, ә аннан соң «Советская Татария» республика газетасына пропаганда бүлеге мөдире итеп күчерелгән Юрий Михайловның тырышлыгы зур. Назар Сульчаков, Сәет Хәмәдиев, Василий Челышев тумыштан журналист булалар.
    Безнең газетада төрле елларда эшләгән кешеләрне бары тик яхшы яктан гына искә алып үтәргә була. Болар-Ольга Атряскина, Валентина Филиппова, Галина Бобкова, Вячеслав Елдашов, Григорий Тяманов, Виталий Елтов, Евгений Крайнов, Александр Соснов. Район типографиясендә озак еллар хезмәт куйган Ольга Аракчеева, Зоя Белякова, Анастасия Жаркова, Любовь Павлова, Аня Пахомова, Лена Прокопьева, Разия Мостафина, Әлфия Низаева, Зоя Саврукова үзләренең бөтен гомерләрен полиграфия эшенә багышлыйлар. Зоя Крайнова күп еллар бухгалтер булып эшләде. Юрий Тимофеевич Салманидин 13 ел типографиягә җитәкчелек итте.
    Редакциянең хәзерге коллективы үз эшләренә тугры булган тәҗрибәле журналистлардан тора. Барлык иҗади хезмәткәрләр дә диярлек-югары, күпчелеге махсус белемгә ия. Монда өч газета - «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнасе» хезмәткәрләре дә тату бер гаилә булып яши. Аларның гомуми тиражы 4.724 кә җиткән.
    Район газетасының үткән тарихы турында сөйләгәндә, әлеге якты дөньядан вакытсыз киткән кешеләр турында сөйләми мөмкин түгел. Тиздән Кузьмин Сергей Павловичның арабыздан китүенә ике ел була, аның турында җаны-тәне белән эшкә бирелгән кеше иде, дип әйтергә була. Газета аның өчен тормыш асылы иде, ул аның өчен көчен дә, вакытын да, сәламәтлеген дә кызганмады. Газета укучылар аның һәрвакыт көнүзәк проблемаларны күтәреп язылган грамоталы, үткен мәкаләләрен яратып укыдылар... Аның турындагы һәм арабыздан вакытсыз киткән Александр Трофимов, Роза Хәбибуллина турындагы якты истәлек безнең һәм укучыларыбыз күңелендә мәңге сакланыр.
    Аларның эшләрен бүген яшь журналистлар дәвам итә, газета укучылар аларның һәрберсен мәкаләләрне ничек хикәяләү стиленнан үк таныйлар, чөнки безнең журналистларның һәрберсенең үз стиле. Менә инде ун ел дәвамында редакцияне Фәхертдин Шәязданов җитәкли. Николай Муравьев утыз бер ел газетада хезмәт куя. Зинаида Леонтьеваның редакциядә эшли башлавына тиздән 31 ел, Ирина Крюковага 26 ел була. Людмила Жаренованың журналистлык стажы 16 ел. Журналистлар Айдар Моратшин Һәм Ольга Макарова редакциягә барыннан да соңрак- 8 ел элек килделәр. Татьяна Тимкина «Ял пурнасе» дубляж газетасында 25 елдан артык эшли.
    Газета укучылар газетаның полиграфик эшләнеш сыйфатының яхшыруына игътибар бирми калмаганнардыр, мөгаен. Хәреф җыю һәм газета басу машиналары күптән инде тарихта гына калды. Аларны заманча җиһазлар-компьютер техникалары кысрыклап чыгарды.
    Басма бүген дә җәмгыятькә идея белән йогынты ясауның төп, ә кайбер очракларда бердәнбер чарасы булып тора. Барлык иң яхшы массакүләм башлангычларны оештыруда да аның роле бәя биреп бетергесез. Хәзерге иҗтимагый төзекләндерү, икътисадта үзгәрешләр барганда массакүләм мәгълүмат чараларына аерым роль бирелә. Пресса җәмгыятькә хезмәт итәргә тиеш. Әгәр ул бүген яңарыш юлыннан бара икән, димәк, безнең басма да аңа буйсынырга тиеш. Һәм элеккечә халыкка алга таба яшәргә көч бирергә, дөрес карарлар кабул итүдә ярдәм итәргә, аларны рухландырырга тиеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: