Аксубаево
  • Рус Тат
  • Эшкә кабул иткәндә тигез хокуктан мәхрүм итү: эш бирүчеләр нәрсә турында оныталар

    РФ ХКның 3 маддәсендә хезмәт мөнәсәбәтләре кысаларында дискриминациягә төгәл билгеләү бирелә: «Беркем дә хезмәт хокукларында һәм ирекләрендә чикләнә яисә хезмәткәрнең җенесенә, расасына, төсенә, милләтенә, теленә, чыгышына, мөлкәти, гаилә, социаль һәм вазыйфаи хәленә, яшенә, яшәү урынына, дингә мөнәсәбәтенә, инануларына, нинди дә булса иҗтимагый берләшмәләргә яисә социаль төркемнәргә карау яисә карамавына, шулай ук хезмәткәрнең эш сыйфатларына бәйле булмаган башка шартларга бәйле рәвештә нинди дә булса өстенлекләр ала алмый».

    Шул ук вакытта дискриминацияне закон тарафыннан билгеләнгән искәрмәләр, өстенлекләр һәм чикләүләр белән бутарга ярамый. Мәсәлән, РФ Хөкүмәтенең 2000 елның 25 февралендәге 162 нче номерлы карары хатын-кызларны җәлеп итәргә ярамаган эшләр исемлеген раслый. Аерым алганда, сүз авыр йөкләрне кул белән күтәрү һәм күчерү, җир асты эшләре, тау эшләре сәнәгате һәм җир асты корылмаларын төзү һ.б. белән бәйле эшләр турында бара.

    Моннан тыш, кайбер эш бирүчеләр 02.07.2013 елда кабул ителгән 162 номерлы Федераль закон турында да еш оныталар. Ул хокукларны турыдан-туры яисә читләтеп чикләү турында яисә җенесенә, расасына, тән төсенә, милләтенә, теленә, чыгышына, мөлкәти, гаилә, социаль һәм вазыйфаи хәленә, яшенә, яшәү урынына, дингә мөнәсәбәтенә, инануларына, иҗтимагый берләшмәләргә яисә ниндидер социаль төркемнәргә каравы яисә карамавына, шулай ук хезмәткәрләрнең эшлекле сыйфатларына бәйле булмаган башка шартларга бәйле рәвештә турыдан-туры яисә читләтелгән өстенлекләр билгеләү турында мәгълүматлар таратуны тыя.

    Бу шартларны бозган өчен административ җаваплылык каралган. Штраф күләме гражданнар өчен — 500 сумнан 1000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга — 3000 сумнан 5000 сумга кадәр; юридик затларга — 10 000 сумнан 15 000 сумга кадәр (РФ КоАП 13.11.1 маддәсе.) тәшкил итә. Эш бирүче хезмәт килешүе төзүдән баш тартылган затның язмача таләбе буенча баш тарту сәбәбен язмача формада хәбәр итәргә бурычлы. Моны ул мондый таләп куелганнан соң җиде эш көне эчендә эшләргә тиеш. Хезмәт өлкәсендә тигез хокуктан мәхрүм ителүгә дучар булган затлар шулай ук, бозылган хокукларны торгызу, матди зыянны каплау һәм мораль зыянны компенсацияләү турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

    Реклама хокукында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: