Түләнмәгән штрафлар икеләтә арта
ЮХИДИ хезмәткәрләре квартал эчендә штраф түләмәүчеләргә карата 26 материал төзегән
Гамәлдәге закон кысаларында административ штрафны билгеләнгән срокка түләмәү түләнмәгән административ штраф суммасының ике тапкыр күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салуга, яисә унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алуга, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартуга китерә. Шулай ук штраф түләүдән качкан машина йөртүчегә Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукы чикләнергә мөмкин. Бурычны түләтүнең транспорт чарасын йолып алу кебек формасы да актив кулланыла, соңыннан ул бурычны каплау өчен сатылып җибәрергә мөмкин.
Явыз ният белән штраф түләмәүчеләргә яңа штрафлар салынган, ике материал буенча мәҗбүри эшләргә тарту җәзасы билгеләнгән.
Хокук бозучылар административ штрафларны түләмәгән өчен җаваплылыкны истә тотарга тиеш: ул административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штрафны законлы көченә кертү турындагы карар кабул ителгән көннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. ТР буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе күңелсез хәлләргә дучар булмас өчен административ штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев