Аксубай районы мәктәпләрендә укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләләр
Юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган чаралар балаларны укытуда һәрвакыт актуаль.
Чуаш Енорускиносы төп мәктәбендә ЮИД отряды әгъзалары хәтта тәнәфес вакытларында да әлеге тематика буенча пазллар җыялар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәр укучы белергә тиеш, һәм бу ихтыяҗны тормыш үзе таләп итә, дип саныйлар мәгариф учреждениесе педагоглары. Мәктәпнең бурычы – урамнарны һәм юлларны кечкенә җәяүлеләр өчен куркынычсыз итү. Моның өчен һәр бала юлда үз-үзен тоту кагыйдәләрен аңларга һәм үзләштерергә тиеш.
– Әмма юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнгәндә баланың әйләнә-тирә дөньяны ничек кабул итүен исәпкә алырга кирәк, – ди мәгариф учреждениесе директоры Любовь Кудряшова. – Дәресләр бала өчен кызыклы булырга һәм иркен, уен атмосферасында үтәргә тиеш. Шуңа күрә безнең укытучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнгәндә төрле уеннар кулланалар. Уеннар уйнап һәм пазллар җыеп, башлангыч сыйныф укучылары юл билгеләрен күпкә яхшырак үзләштерәләр һәм ныгыталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев