Аксубаево

Аксубаевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Президенттан машина

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай муниципаль районының Трудолюбово һәм Яңа Аксубай авыл җирлекләре башлыкларына яңа "Шевроле Нива" автомобильләре ачкычларын тапшырды. Ике авыл җирлеге Татарстан Республикасының 100 муниципаль берәмлеге арасында уздырылган республика смотр-бәйге җиңүчеләре булдылар. "Муниципалитет - ул хакимияткә карата мохит формалашкан урын", - диде Рөстәм Миңнеханов, - без үз...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай муниципаль районының Трудолюбово һәм Яңа Аксубай авыл җирлекләре башлыкларына яңа "Шевроле Нива" автомобильләре ачкычларын тапшырды.
Ике авыл җирлеге Татарстан Республикасының 100 муниципаль берәмлеге арасында уздырылган республика смотр-бәйге җиңүчеләре булдылар.
"Муниципалитет - ул хакимияткә карата мохит формалашкан урын", - диде Рөстәм Миңнеханов, - без үз эшебездә үз территорияләребез үсешенә зур игътибар бирәбез".
Президентның ачкычлар тапшыру тантанасына авыл җирлекләре башлыклары Михаил Сулейманкин һәм Радик Канәфин район башлыгы Камил Гилманов белән бергә бардылар.
- Татарстан Республикасында иң яхшы муниципаль берәмлек бәйгесе җиде ел үткәрелә, бу вакыт эчендә җирле үзидарә органнары вәкилләре 1670 машина алдылар инде. Һәр елны җиңүчеләр исемлегенә Аксубай районы авыл җирлекләре дә керә, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов. - Шунысы куанычлы, Рөстәм Нургали улы, авыл җирлекләре башлыкларына автомобиль ачкычлары тапшырып кына түгел, шулай ук зур һәм кечкенә салаларны үстерүгә юнәлдерелгән күпсанлы республика программалары белән дә авыл җирлекләренә ярдәм итә.
Смотр-бәйге ике этаптан торды. Аның муниципаль этабы районнарда үтте. Быел республика этабына 200 заявка бирелгән иде. Муниципаль берәмлек составына кергән торак пунктлар исәбе һәм аларның район үзәгеннән ни дәрәҗәдә ерак урнашуы, бер кешегә карата сафка бастырылган торак, урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән программаларны тормышка ашыру, халыкның үзмәшгульлегендә ярдәм итү - бәя бирүдә төп билге булып торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев