Олег Морозов Аксубай волонтерларына соклануын белдерде, алар 34 гектар үлчәмдә маскировка челтәре үргәннәр
РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның районга сәфәре волонтерлар штабы оештырылган Яшьләр үзәгендә тәмамланды.
Бинага керү юлында – кышка керер алдыннан сугышчыларга окопта җылыну һәм ашарга әзерләү өчен кирәк булган окоп шәмнәре яна, фойе идәнендә яшеренү челтәрләре җәеп куелган иде.
– Волонтерлар хәрәкәте эшли башлаганнан бирле бөтен район буенча тынгы белмәс хатын-кызлар көче белән 34 гектар яшеренү челтәре үрелде. 14 квадрат метрдан бераз гына зуррак булган челтәрнең үзбәясе – 13 мең сумга, антидрон плащ – 1250 сумга төшә, ә кибеттә әзер плащ җиде мең сум тирәсе тора, – дип уртаклашты волонтер Рәмзия Паймулкина.
– Мин сезгә, хатын-кызлар, Ватанны яклаучылар турында кайгыртуыгызга сокланам, сезнең алда баш иям, – дип билгеләп үтте Олег Морозов.
Район кешеләренең тегү машинкасын өйләреннән алып килүләре парламентарий өчен гаҗәп булды, аларның берсен кыска вакытлы ялга кайткан «Хөсәен» позывнойлы якташ бүләк иткән.
Депутатның ярдәм итү тәкъдименә хатын-кызлар аңардан яңа тегү машинкасы һәм аерым оверлок машинкасы сорадылар.
Махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк ташучы ир-атлар Олег Морозовка һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Мингуловка, егетләр мохтаҗ булган әйберләр турында бәян иттеләр.
– Кыш алдыннан безгә Ватан сакчыларына, блиндажларда җылы булсын өчен, ким дигәндә 35 мич алып барырга кирәк. Хәзер, азат ителгән территорияләр күбәйгәч, сугышчылар миноэзләгечләр сорыйлар, әгәр элек аларны һавадан дроннар һөҗүмгә тотса, хәзер дошман чигенү юлларын эзли, – дип сөйләделәр ир-атлар.
Олег Морозов ватанпәрвәрлек рухын һәм аксубайлыларның фронтка ярдәм итү теләген билгеләп үтте. Чөнки һәрвакыт җиңү тылда да булды. Якташларының кайгыртуы һәм үзара ярдәме нәтиҗәсендә, анда – алгы сызыкта алар тылның ышанычлы булуын яхшы беләләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев