Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Икенче премия – Илнар Җамалетдиновка

Районның чәчү комплекслары арасында 5 көнлек эш нәтиҗәләре буенча “Аксу Агро“ АФ механизаторы Илнар Җамалетдинов икенче урынга чыкты.

ДМС-9 чәчү комплексын таккан Нью-Холландта ул 1144 гектарга сабан культуралары чәчкән. Югары нәтиҗәгә ирешкәне өчен район башлыгыннан Рәхмәт хаты һәм бәйге шартлары буенча акчалата премия алды.
Лаеклы бүләкне Илнар Җамалетдинов эш урынында иң ерак кырларның берсендә – Нурлат районы чигендә бодай чәчкән вакытта алды. УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов нәтиҗәле эше өчен механизаторның кулын кысып Рәхмәт хаты һәм премия тапшырды.
– Үз алдыгызга куелган бурычны Сез яхшы беләсез – мул уңыш алу өчен чәчүне кыска вакытта тәмамларга кирәк, – дип белдерде җитәкче. – Чын күңелдән эшегездә уңышлар телим.
Илнар Җамалетдинов – Иске Ибрай авылында яши. Яшь механизатор ел саен  басу-кырларда хезмәт куеп, игенчелектә тәҗрибә туплый. Азык җитештерүдә, чәчүдә, чәчүлекләрне эшкәртүдә төрле маркадагы тракторларда эшләргә  өлгергән инде. Кышкы чорда сөт комплексында хезмәт куя – терлекләргә  азык кертә. Аның намуслы хезмәт нәтиҗәсе хезмәткәрнең осталыгы, уңганлыгы  турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев