Аксубайда иң яхшы вокал коллективларны бүләкләделәр
Район мәдәният йортында вокал коллективларның «Бөек Россия турында горурлык белән» дип аталган фестиваль-бәйгегә йомгак ясалды.
Җиңүчеләр Мәдәният хезмәткәре көнен бәйрәм итү көнендә бүләкләр алды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча «Традицияләрне саклаган өчен» номинациясендә Кече Сөнчәле авыл клубының «Тăван кил» халык гаилә фольклор коллективы (җитәкче Вера Уканеева) җиңүче дип танылды.
«Тамашачылар мәхәббәте призы» номинациясендә Сергеевка авыл клубының «Пилеш» (җитәкче Алиса Владимирова) вокал коллективы җиңүче булды.
Мюд авыл мәдәният йорты каршындагы «Ивушка» вокал коллективына (җитәкче Ольга Жукова) – беренче урын; Иске Мокшино авыл клубының «Рябинушка» вокал коллективына (җитәкче Вероника Вырдина) – икенче урын бирелде. Өченче урынны жюри Иске Ибрай авыл мәдәният йортының «Зиләйлүк» (җитәкче Әлфинур Мостафина) һәм Татар Сөнчәлесе авыл клубының «Ялкын» (җитәкче Зөһрә Әхмәтсафина) коллективларына бирергә карар кылды.
Фестиваль Гран-прие Иске Ильдеряк авыл мәдәният йортының «Родные просторы» (җитәкче Татьяна Зайцева) халык вокал коллективына бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев