Жюри безнең район мәктәпләре укучыларының белемен лаеклы бәяләде
Кәкре Күл урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы һәм Иске Мокшино урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Татарстан тарихын тирән белүләрен күрсәттеләр.
Олимпиада биремнәрен үтәү процессында катнашучыларга Идел буе Болгары заманнарыннан алып безнең көннәргәчә дәүләтчелек тарихын, шулай ук татар халкының үсеш тарихын белү таләп ителә.
Анна Башатова һәм Алсу Минһаҗева барлык биремнәрне дә уңышлы үтиләр. Фән олимпиадасының йомгаклау турыннан алар призер дипломнары белән кайттылар.
Кызларның остазлары – Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбе директоры, тарих укытучысы Наталия Купцова һәм Виталий Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбенең тарих укытучысы Марс Бикулов укучыларының уңышлары белән хаклы рәвештә уртаклашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев