Унынчы сыйныф укучылары Калашников автоматыннан аттылар
Ату дәресләре Казан танк училищесы полигонында өйрәнү-кыр җыеннары кысаларында үтте
Район гомуми белем бирү мәктәпләренең унынчы сыйныфта укучы 26 укучысын өч ТИН укытучысы озатып йөрде.
Атышлар тәмамлангач, яшүсмерләр зур тәэсирләр алдылар, чөнки ТИН дәресләрендә алар автомат макетын сүтеп-җыюны күптапкыр башкардылар. Ә полигонда аларга сугыш коралы ышандырып тапшырылды.
Практик ату дәресләре яшүсмерләр өчен биш көнлек хәрби-кыр җыеннары һәм РФ Кораллы көчләрендә хезмәткә әзерләү кысаларында үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев