Укучының казанышлары укытучының хезмәт нәтиҗәсе
Нәҗип Думави исемендәге Яңа Дума төп мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Азамат Зәйдуллин (остазы А.Ш. Вәлиуллин) «Дөнья балалар күзлегеннән» муниципаль фәнни-гамәли конференциясенең «Әйләнә-тирә дөнья» номинациясендә призер булды.
– Конференциядә тикшеренү эшләре, шулай ук башлангыч мәктәп укучыларының иҗади һәм тикшеренү проектлары да каралды, – ди мәгариф учреждениесе директоры Энҗе Хәйретдинова. – Ә шундый предприятиеләрнең максаты – укучыларның интеллектуаль иҗатын үстерү һәм аларны фәнни-эзләнү эшенә җәлеп итү. Ә без үз укучыбызны җиңүче итеп күрүебезгә бик шат. Бу, беренче чиратта, укытучыларның эш нәтиҗәсе бит.
Фото: мәктәп архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев