Сыйныф сәгатендә чик буе гаскәрләре хезмәте ветераннары катнашты
Иске Ильдеряк мәктәбе укучылары чик буе хезмәте ветераннары белән очраштылар.
Укучылар кунакларның чик буенда хезмәт итүләре турындагы истәлекләрен зур кызыксыну белән тыңладылар.
– Чын чик буе сакчысы теләсә нинди штаттан тыш хәлгә әзер булырга тиеш, – дип ассызыклады ветераннар оешмасы җитәкчесе Алексей Бобов. – Ул көчле һәм чыдам гына түгел, шулай ук җитез дә булырга тиеш. Әмма иң мөһиме, Ватанны яратырга тиеш. Бүген дә дәүләтебез чикләрен герой сыйфатларына ия булган хәрби хезмәткәрләр саклый.
Укучылар рәхмәт йөзеннән кунакларга очрашу тематикасына туры килгән шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар.
– Укучылар очрашуда бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, – дип билгеләп үтте тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Марина Пикалова. – Мондый очрашулар укучыларда хәрби хезмәткәр һөнәренә кызыксынуны арттыра һәм алар күңеленә Ватанга мәхәббәт һәм аны яклау ихтыяҗы орлыкларын сала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев