Сәламәтлек дәресендә гриппны профилактикалауда гигиенаның роле турында сөйләделәр
Аксубай 3 нче мәктәбендә узган дәрестә өлкән сыйныф укучыларына көндәлек режимны һәм элементар гигиена кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге турында искә төшерделәр.
Сәламәт яшәү рәвешенә һәм социумда куркынычсызлыкка багышланган чарада «Роспотребнадзора» җитәкчесе Андрей Тимирясов катнашты.
Эксперт сәламәтлек дәресендә катнашучыларга гигиена, алкогольнең һәм тәмәке тартуның һәлакәтле йогынтысы, йогышлы авыруларны профилактикалау һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләде. Ә аның чыгышы слайдлар белән үрелеп барды. Өлкән сыйныф укучылары шулай ук аралашуны да җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрнең нигезе итеп карадылар һәм билгеле бер ситуацияләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр.
– Мондый дәресләрнең максаты – сәламәтлекне саклау буенча белем һәм күнекмәләр эшләү, җәмгыятьтә үз-үзеңне куркынычсыз һәм җаваплы тоту, – диде эксперт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев