Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар финанслар белән эш итәргә өйрәнәләр

Савгач мәктәбенең «Дружба» лагеренда финанс планлаштыру көне үтте

Лагерьда һәр көнне яңа, мавыктыргыч чара уза.

– Өч атна вакыт сизелми дә үтте, – диләр ял итүчеләр – башлангыч һәм урта звено укучылары. Киләсе елда да һичшиксез киләчәкбез.

Бу юлы Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан һәм иртәнге күнегүләрдән соң, балалар белән «Шәхси финанслар» дигән финанс планлаштыру уены оештырдылар. Тәрбияче сүзләренә караганда, аның максаты балаларда акча белән эш итүнең практик күнекмәләрен үстерү. Уен барышында барысы да акча белән бәйле гадәти көнкүреш хәлләре турында фикер алыштылар. Әти-әниләренең финанслар белән эш итү тәҗрибәсеннән чыгып, балалар аларны анализларга өйрәнделәр. Алар финанс чишелешләренең нәтиҗәләрен мөстәкыйль бәяләргә тырыштылар, шул рәвешле финанс планлаштыру нигезләрен алдылар.

Балалар, тормыш тәҗрибәсен ни дәрәҗәдә уңышлы үзләштерүләрен күрсәтеп, тапшырылган рольләрне уңышлы башкарып чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев