Районның математика укытучылары белән физика-математика фәннәре кандидаты очрашты
Узган атнада 3 нче Аксубай урта мәктәбендә ике семинар узды
Семинарлар темасы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек булды.
Математика укытучылары белән Яр Чаллы педагогия университеты доценты, физика-математика фәннәре кандидаты Семен Матвеев очрашты.
Чаралар чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүдә укытучыларга методик ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды.
Семинар кысаларында педагоглар эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, БДИ һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе форматында сынау күнегүләре үткәрүгә анализ ясадылар. Чыгарылыш укучылары еш җибәргән типик хаталарга аерым тукталдылар.
Район методик берләшмәсе җитәкчеләре, семинарда катнашучылар белән КИМнардагы үзгәрешләр турында фикер алышканнан соң, практик эш үткәрделәр.
Фото: 3 нче Аксубай мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев