Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Районның башлангыч мәктәбендә ватанпәрвәрлек уен һәм игелекле гамәлләр аша тәрбияләнә

Түбән Баланда башлангыч мәктәбендә ватанпәрвәрлек игелекле гамәлләрдә катнашу юлы белән формалаша.

Бу башлангыч мәктәптә патриотик тәрбиягә аерым игътибар бирелә.

– Кече мәктәп балаларында Ватанга мәхәббәт формалаштыруның үз үзенчәлекләре бар, – ди комплекс җитәкчесе Ольга Копонева. – Чөнки алар балалык чорыннан чыкмаган һәм уен алар тормышында зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә безнең укытучылар бу җитди бурычны уен яки башка тәрбия моментлары аша хәл итәргә тырыша. Без балаларда Ватанга мәхәббәт хисе формалаштыру өчен һәр вакыйганы, һәр бәйрәмне, шулай ук ел фасыллары алмашын да кулланабыз. Кышын безнең укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кошларны ашаттылар, хәзер күчмә кошларны каршы алырга әзерләнәбез, ата-аналар ярдәме белән сыерчык оялары ясыйбыз. Шулай итеп, экология темалары аша Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә.

Ватанны саклаучылар көне һәм 8 Март алдыннан укучылар үз куллары белән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен матур открыткалар һәм сувенирлар әзерләделәр.

Укучылар һәм сыйныф җитәкчеләре белән аларның янына мәктәп җитәкчесе дә килде. Директор сугышчыларның әти-әниләренә рәхмәт белдерде һәм улларына сәламәтлек, ныклык теләде.

Ә күптән түгел генә Кырым һәм Россиянең яңадан кушылуының әһәмияте турында сөйләгәннән соң, сыйныф җитәкчеләре сабыйлардан түгәрәк ясап, Кара диңгез дулкыннарын сурәтләүне сорадылар. Балалар моны зур энтузиазм белән эшләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев