Районның авыл мәктәпләрендә халык бәйрәмен бергәләп каршы алдылар
Кәкре Күл, Савгач, Сөнчәле урта мәктәпләрендә халык бәйрәмнәре шулай ук патриотик тәрбия элементы булып хезмәт итәргә мөмкин дип карар иттеләр.
Чөнки алар – тамырлары белән тирән үткәнгә барып тоташкан Россиянең мәҗбүри атрибутлары. Бәйрәмнәр шатлык-сөенечләр китереп безнең көндәлек тормышыбызны бизи. Ә май чабу атнасы ел фасылының үзгәрүе – кышны озатып, язны каршылау белән дә бәйле. Бәйрәмнең славян халыкларына хас булган һәм аларны берләштергән үз символлары да бар. Бу кояш, беленнәр һәм Май чабу карачкысы.
Сишәмбе иртәсендә Кәкре Күл мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары тәмле беленнәр пешерергә өйрәнделәр. Өстәвенә өч төрле рецепт буенча: кефирда, сөттә һәм ачыткыда.
Аларны индукцион плитәдә кыздырып, бөтен мәктәпне сыйладылар. Савгач һәм Сөнчәле мәктәпләре активлары тәрбия буенча киңәшчеләр белән укучыларны Май чабу атнасы тарихы һәм йолалары белән таныштырдылар. Бөек Пасха бәйрәме алдыннан атнаның һәр көненең нинди әһәмияткә ия булуы һәм бу көннәрдә нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Фото: Кәкре Күл, Савгач, Сөнчәле мәктәпләре архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев