Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Районның авыл мәктәбе укучылары Республика фәнни конференциясендә өч диплом алдылар

Иске Үзи гомумбелем бирү учреждениесе укучыларының туган як тарихын өйрәнү буенча тикшеренү эшләре 2 һәм 3 дәрәҗә дипломнар һәм катнашучы дипломына лаек булды

Тәкъдим ителгән эшләргә экспертиза ясалганнан соң эш авторлары аларны яклауга чакырылды. Валентина Питимированың Захаровларның укытучылар династиясенә багышланган эше 2 дәрәҗә диплом белән бәяләнде. Ул шулай ук кыйммәтле бүләк тә алды.

Җиденче сыйныф укучысы Анастасия Трофимова «Мәктәп музейлары. Бер экспонат тарихы» секциясендә лампаларга багышланган эше белән катнашты. Анастасиягә 3 дәрәҗә диплом тапшырылды.

Аның сыйныфташы Полина Казакова туган авылында колхоз оешу тарихын язган. Полина конференциядән катнашучы дипломы белән кайтты.
Конференция призерларын укытучы-остазлар Борис Захаров һәм Татьяна Павлова әзерләгән.

Фото: Иске Үзи мәктәбе архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев