Район укучылары “Класс” бәйгесендә шәп чыгыш ясадылар
“Класс” Бөтенроссия мәктәп укучылары бәйгесенең муниципаль этабы тәмамланды
Бәйгедә район гомуми белем бирү оешмаларының өлкән сыйныф укучылары катнашты.
Проект, мәгариф бүлеге методистлары сүзләре буенча, талантлы яшүсмерләр һәм профессиональ әдәбиятчылар арасында үзенчәлекле күпер булдырырга чакырылган. Һәм “Класс!” бәйгесе алар өчен үзләре турында белдерергә мөмкинлек булды.
Бәйге кысаларында бирелгән җиде тема буенча хикәя язарга кирәк иде.
“Класс!” бәйгенең район этабында “Карт тал” номинациясендә җиңүче дип Дарина Гыйззәтуллина (3нче Аксубай урта мәктәбе, укытучысы Марина Әхмәтҗанова), “Бәхеткә бер секунд кала” номинациясендә Илона Охотникова (3нче Аксубай урта мәктәбе, укытучысы Юлия Дмитриева) һәм Александра Филиппова (Н.Т. Савруков исемендәге Сөнчәле урта мәктәбе, укытучысы Надежда Михайлова) эшләре танылды.
Җиңүчеләрнең эшләре бәйгенең төбәк этабында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев