Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Район мәктәпләренең тугызынчы сыйныф укучылары математикадан имтихан тапшырдылар

Аксубай 2 нче урта мәктәбе мәйданчыгында имтиханнар тапшыру пунктында тугызынчы сыйныф укучылары математикадан төп дәүләт имтиханнарын (ТДИ) тапшырдылар

Дәүләт Думасы депутатлары традицион сынауларга кайту өстендә уйланган арада, чыгарылыш укучылары сынауларны элеккечә тестлаштыру формасында тапшыралар.

– Без имтиханны һичшиксез тапшырачакбыз һәм сайланган көллияткә керәчәкбез, – дип елмаеп җавап бирделәр миңа кызлар, имтихан тапшыру куркыныч түгелме, дигән соравыма.

Имтиханда катнашучыларны спорт залы аша керттеләр, ә анда җанлылык хөкем сөрде. Балаларны аудиториягә алып бару өчен җаваплы педагоглар, мәктәп исеме язылган күрсәткечләр белән укучыларны детекторга кечкенә коридор аша берәм-берәм уздырдылар.

Барысы да, һәрвакыттагыча, беркетмә нигезендә булды.

Нәкъ 9.00 сәгатьтә сынау узучы барлык 326 кеше дә урында иде һәм тикшерү үтте. Имтихан тапшыру пунктына керү урынында аларның паспортын һәм пропуск кәгазен тикшерделәр.

– Барысы да тыныч үтте, – дип билгеләп үтте ППЭ контроль өчен җаваплы, Емелькино урта мәктәбе директоры Алексей Никитин. – Имтиханга телефон, планшет, фотоаппарат, диктофон һәм теләсә нинди шундый аппаратура, шулай ук белешмәлекләр, конспектлар һәм китаплар алып керү тыела.

Бүген барысы да таләпләр нигезендә узды. Дулкынлану аркасында укучыларның берсе генә телефонын өйдә калдырырга оныткан. Имтихан кабул итү пунктына кергәндә паспортны һәм пропускны тикшерделәр. Сынауларда катнашучыларның үзләре белән ручка, линейка, паспорт, бер шешә су һәм шоколад бар иде.

БДИ һәм ТДИда тентүләр тыела. Берәү дә имтихан бирүчеләрнең кесәсенә тыгылмый. Металл эзләгеч сигнал бирсә, аның нинди предметка тәэсир итүен сорыйлар. Әгәр дә бу ниндидер тыелган әйбер булса, мәсәлән, телефон, укучыларга аны шәхси әйберләрне саклау урынына тапшырырга яки озата баручыга бирергә тәкъдим итәчәкләр. Металл эзләгеч кием һәм бизәнү элементларына тәэсир итәргә мөмкин, ә кайберләре телефонны алып керергә омтыла һәм шуның аркаксында аңлашылмаучылык килеп чыгарга мөмкин. Тарихка эләкмәс өчен барысын да алдан кайгыртырга кирәк.

Тест тәмамланганнан соң очрашкан оештыручыларның сүзләренә караганда, математикадан имтихан тапшыру да кагыйдәләрдән читләштерелмәгән. Имтихан материаллары белән пакетларны – КИМнарны аудиторияләрдә бастырганнар һәм сынауда катнашучыларның һәркайсына үз комплектларын таратканнар, черновиклар биргәннәр. Сынауларда катнашучылар күрсәтмәсе буенча бланкларны ачып, аларны тутыруга керешкәннәр.

Кирәк булганда, аларны санитария бүлмәсенә кадәр озата барганнар.

Вакыт узу белән инструкторлар имтиханны тәмамлау турында игълан иттеләр һәм контроль-үлчәү материалларын (КИМнарны) җыйдылар. Имтихан 3 сәгать 55 минут барды.

Биремне алданрак үтәүчеләр дә булды, алар эшне тапшырып, имтихан тапшыру пунктыннан чыгып китте.

Җыелган материалларда оештыручылар ТДИ катнашучылары алдында мөһерләр куйдылар, махсус пакетларга салдылар һәм тикшерүгә җибәрделәр. Имтихан нәтиҗәләре ун көннән билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев