Район мәктәпләре укучылары укытучыларның һөнәри осталыгын раслыйлар
Иске Тимошкино мәктәбе укучысы инглиз теле буенча олимпиададан призер дипломы белән кайтты.
Бөтенроссия фән олимпиадасы биремнәрен унберенче сыйныф укучысы Кирилл Вдовин җиңүчеләр дәрәҗәсендә үтәде.
Шулай итеп, ул чираттагы тапкыр, бу юлы инде төбәк дәрәҗәсендә, инглиз теле укытучысы Любовь Игнатьеваның педагогик осталыгын раслады.
Кириллның казанышы “Гыйлем – адәм баласы өчен дә, җәмгыять өчен дә – хәер-бәрәкәт” дигән гыйбарәнең дөреслегенә тагын бер кат ышандыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев