Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Район мәктәпләре киңәшчеләренә укучылар иң яхшы дусларына ышанган кебек ышана

Ике ел элек Россия Президенты боерыгы белән мәктәп директорлары киңәшчеләре вазыйфасы кертелде

Узган уку елында мондый белгечләр барлык гомуми белем бирү оешмалары барлыкка килде.

– Киңәшчеләр ниләр белән шөгыльләнә соң, аларның роле һәм функцияләре нинди? Бу сорауга муниципаль координатор Наталья Хәйруллина җавап бирә.

– Киңәшчеләр белем бирүнең төп өстенлеген – тәрбия бирүне нәтиҗәле тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Бу үзенә күрә укучыларга төрле инициативаларны үстерергә ярдәм итәчәк балачак навигаторлары.

– Ә бу мөһим бурыч безнең районда конкрет рәвештә ничек үтәлә? Без мәктәпләрдә «Геройга хат» акциясенең ничек үткәрелүен күрәбез, шушы көннәрдә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы тәмамланды.

– Үз бурычларын киңәшчеләр, укучыларны «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» инициативаларына һәм яшь армия программаларына җәлеп итеп, кызыклы һәм мавыктыргыч дәрестән тыш чаралар аша хәл итә, – дип дәвам итә координатор. – Районыбыз киңәшчеләре – үз эшләренә гашыйк энтузиаст-педагоглар. Мәктәпләрдә булганда, мин күрәм, алар һәрвакыт – барлык вакыйгаларның үзәгендә һәм үзләре дә тарту үзәкләре булып торалар. Игелекле, ачык, инициативалы, алар теләсә кайсы минутта тәрбияләнүчеләргә ярдәм кулы сузарга әзер. Киңәшчеләр шулай ук – сыйныф җитәкчеләренең ышанычлы ярдәмчеләре.

Координатор сүзләренә караганда, бу белгечләр барлык структураларга да керә: тәрбия эше штабына, педагогларның методик берләшмәләренә, профилактика буенча советларга, ата-аналар активларына. Моннан тыш, урыннарда җирле үзидарә органнарына төрле массакүләм чаралар үткәрергә ярдәм итәргә дә вакыт табалар.

– Мин кайчакта аларның кайдан көч һәм илһам алуларына гаҗәпләнәм, – ди Наталья Хәйруллина. – Аларның күбесе – күп балалы аналар, ә күбесе әле мал-туар да асрый. Барысына да өлгерәләр һәм шул ук вакытта көнләшерлек дәрәҗәдә чибәр дә булып калалар. 8 март алдыннан аларга энтузиазм, илһам, матур булып калуларын һәм моның мөмкин булуын үз үрнәкләрендә күрсәтүләрен телисем килә.

– Ни өчен бу белгечкә ихтыяҗ туды?

– Россия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләрдә балаларның дәүләт сәясәтенең мөһим өстенлеге булуы ассызыклана. «Белем бирү турында»гы законда «тәрбия» төшенчәсе һәм тәрбия процессын оештыруга гомуми таләпләр билгеләнгән. Милләтнең һәм кешелекнең киләчәге, тулаем алганда, үсеп килүче буынга бәйле икәнен барыбыз да яхшы белә. Укучылар җәмгыять тормышы турында белергә генә түгел, үз мөмкинлекләрен тормышка ашырып, анда актив катнашырга да тиеш. Шул ук вакытта аларда дөрес кыйммәтләр формалаштыру мөһим. Ә алар гади: бу Ватан, гаилә, мәдәният, дуслык, табигать, сәламәтлек, хезмәт. Киңәшчеләр бу процессны укучыларны иҗтимагый чараларга җәлеп итү аша гамәлгә ашыралар.

– Тәрбия буенча директор киңәшчесе белән тәрбия эше буенча директор урынбасары арасында аерма бармы? Алар да шул ук бурычларны хәл итәләр бит.

– Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары мәктәпнең административ-идарә итү командасына керә. Еш кына балалар белән эшләүгә, яңа идеяләргә һәм аларны тормышка ашыруга аларның вакытлары калмый.

Бүген безнең киңәшчеләребез, практика күрсәткәнчә, тәрбияләнүчеләр өчен лидерлар гына түгел, ә барысын да ышанып тапшырырлык ышанычлы дуслар булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев