Район авыл укытучысының эше Дипломга лаек булды
Карасу төп мәктәбе инглиз теле укытучысының эше III дәрәҗә дипломга лаек булды
Гыйнвар аенда Белем бирүне үстерү институты игълан иткән төбәкара методик эшләнмәләр бәйгесе тәмамланды.
Инглиз теле укытучысы Гөлнара Минхәйдәрованың фәнни хезмәте жюри тарафыннан сайлап алынган иң яхшы өчлеккә керде.
Бәйге Белем бирүне үстерү институты тарафыннан РФда тәрбия стратегияләре бурычын гамәлгә ашыру һәм Гаилә елы кысаларында оештырылган һәм һөнәри юнәлешле булган.
Һәм «Хезмәт кешесен данлыйбыз» темасына авторлык методикасын язу җиңел булмаган. Жюри хөкемә тәкъдим ителгән һәр эш плагиатка җентекләп тикшерелгән. Ә район мәктәпләрендә чын талантлы педагогларның эшләвен раслаучы бу казаныш тагын да кыйммәтлерәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев