Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Мәктәптә сыйныф очрашуы пенсия хокукларына багышланды

ПФРның клиентлар хезмәте җитәкчесе 2нче Аксубай мәктәбе укучыларын Россия гражданнарының пенсия хокуклары белән таныштырды.

ПФР Идарәсенең Аксубай районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев мәктәпнең унынчы сыйныф укучылары белән аралашты.

Владимир Тимофеев, гражданнарның пенсия хокуклары ничек формалашуына тәфсилләп тукталып, укучыларга илнең пенсия системасы турында мәгълүматлар җиткерде. Ул шулай ук пенсияләрне яңадан исәпләү төшенчәләре турында да сөйләде.

– Мондый очрашулар яшьләргә социаль яклау эшчәнлеге принципларын һәм киләчәкне планлаштыруның мөһимлеген яхшырак аңларга ярдәм итә, – дип ассызыклады Владимир Егорович чарадан соң безнең белән әңгәмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев