Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Мәктәптә оештырылган чара рус әдәбияты классикасына багышланды

Иске Мокшино урта мәктәбендә И.С. Тургеневның тууына 205 ел тулуга багышланган әдәби сәгать узды

Әдәби сәгатьтә тугызынчы һәм унынчы сыйныф укучылары катнашты. Шунысы куанычлы, әдәби бәйрәмдә катнашучылар, Пушкин, Гоголь һәм Лермонтов белән беррәттән заманча рус әдәби телен үстерүгә зур өлеш керткән язучы иҗатына мөстәкыйль бәя бирделәр.

Мәктәп китапханәсе 19 гасырның әдәби салонына әверелде, өлкән сыйныф укучылары бик тиз арада әңгәмәгә кушылдылар, алар язучының биографиясе турында җентеклекләр, тормыштан кызыклы фактлар белән таныштылар.

–Тургенев иҗатының кыйммәте шунда ки, ул роман, повесть һәм хикәя аша рус иҗтимагый тормышының берничә дистә еллыгын һәм үз гасырының иң кискен проблемалары тасвирлап бирә алган, – дип бәяләделәр әдәби сәгатьтә катнашучылар.

Ул исән чагында ук дөнья данына ирешкән һәм берничә көнбатыш язучысы иҗатына прогрессив йогынты ясаган. Тургенев әсәрләре туган табигать матурлыгы, аерым рус характерлары белән тулы, мәктәп программасына кертелгән. Аның әсәрләрен уку бик кызык һәм җиңел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев