Мәктәпләрдә Тукайга багышланган чаралар узды
Район мәктәпләрендә шагыйрьнең иҗатын яктыртучы Тукай укулары үткәрелде.
Апрель азагында һәр мәктәптә Габдулла Тукайга багышланган шигърият бәйрәмнәре уздырылды.
Шагыйрьнең гасырдан артык элек язылган әсәрләре бүген дә актуаль, чөнки алар балаларны һәм өлкәннәрне туган якны яратырга, яхшылыкка өйрәтә, мәрхәмәтле һәм гадел булырга өнди. Тукайның шигырьләре гүя илаһи көчкә ия. Алар моңлы җыр кебек, шатландыралар да, еларга һәм көләргә дә мәҗбүр итәләр, уйландыралар да.
Аксубайның 3 нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары шигъри бәйгедә катнаштылар, яраткан шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.
5-6 нчы сыйныфларда «Тукай эзләре буйлап» дигән КВН үтте, ә 7-8 нче сыйныф укучылары «Тукай безнең йөрәкләрдә» дигән викторинада катнаштылар, анда шагыйрьнең биографиясе һәм аның бай иҗади мирасы турындагы сорауларга җавап бирделәр.
Иске Ибрай мәктәбендә шагыйрь хөрмәтенә туган тел дәресләрендә тематик дәрес-экскурсияләр: шигырь декламацияләре, видеофильмнар күрсәтү, «Су анасы», «Шүрәле», «Печән базары яки Кисек баш» һәм башка шигъри әкиятләр буенча тематик рәсемнәр бәйгеләре үткәрелде. Укучыларга ятимнең бәхетсез балачагы турында сөйләделәр.
Туган тел кабинетларында, китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды.
2 нче Аксубай урта мәктәбендә шагыйрь истәлегенә шигырь укучылар бәйгесе үтте. Мәктәптә көн дәвамында шагыйрьнең Ватан, туган тел, туган як табигатенә багышланган шигырьләре яңгырады. Барлык мәктәпләрдә бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган бәйрәмнәр татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев