Мәктәп укучыларының фән олимпиадалары башланды
Олимпиаданың мәктәп этабы 25 сентябрьдән 23 октябрьгә кадәр узачак
Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабы «Сириус» технологик платформасындагы биремнәр буенча уздырыла.
Олимпиадада катнашу өчен, укучылар турны үткәрү көнендә uts.sirius.online сайтына керәләр һәм катнашучының мәктәптә алган кодын кертәләр.
Кодалар турны уздыру көнендә җирле вакыт белән иртәнге җидедән дә иртәрәк активлашмый.
Гомуми белем бирү фәннәре буенча олимпиадалар: туган (чуаш, татар) телләре һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, Татарстан һәм татар халкы тарихы, геология, экология, география, тарих, хокук, җәмгыять белеме, Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре, хезмәт (технология), сәнгать (МХК), чит ил (инглиз) теле һәм физик культура традицион формада үткәрелә.
Астрономия, физика, химия, биология, математика һәм информатика буенча олимпиадаларда катнашучылар олимпиада биремнәрен сынау системасында башкаралар
Сентябрьдә дүрт олимпиада узачак:
Бүген, 25 сентябрьдә, астрономия буенча олимпиада узды;
26 сентябрьдә туган (чуаш ) теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың мәктәп этабы узачак;
27 сентябрьдә – әдәбият фәне буенча;
28 сентябрьдә – икътисад, Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча;
30 сентябрьдә туган телдә белем алучы мәктәптә укучылар өчен рус теле буенча олимпиада узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев